tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиянең татар милли-мәдәни автономиясе сугышта һәлак булучыларны искә алды
Чувашиянең татар милли-мәдәни автономиясе сугышта һәлак булучыларны искә алды

Чувашиянең татар милли-мәдәни автономиясе сугышта һәлак булучыларны искә алды

Чувашиянең Яңа Чабаксар шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе әгъзалары Җиңү көне уңаеннан шәһәрнең «Батырлар аллеясы» бакчасындагы мәңгелек ут янындагы монументка чәчәкләр куйды.

Әлеге мәңгелек ут Бөек Ватан сугышында һәм Әфган сугышында һәлак булучылар истәлегенә 1985 нче елда ачыла. Монументтагы исемлектә татар егетләре дә байтак.

Мәчет имамы Минкадыйр ага Рәҗәпов сугыш елларының афәте хакында сөйләде, яу кырыннан кайтмый калганнар рухына дога кылды.

Искә алу кичәсендә җирле «Ак калфак» кызлары татар телендәге сугыш чоры җырларын башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан мәчет ашханәсендә бәйрәм аш мәҗлесе узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*