tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанның Кыйгы төбәге Юкәлекүл авылында яңа мәчет ачылды
Башкортстанның Кыйгы төбәге Юкәлекүл авылында яңа мәчет ачылды

Башкортстанның Кыйгы төбәге Юкәлекүл авылында яңа мәчет ачылды

6 май көнне Башкортстан Республикасын Кыйгы төбәге Юкәлекүл авылында яңа мәчет ачылды. Берничә ел элек туган авылларына күченеп кайтып, авылдашларына рухи, әхлакый ризык бирү максатыннан җиң сызганып эшкә тотынган Шамил һәм Разыя Шәриповлар монда “Йола йорты” ачкан идедәр.

Хәзер исә, Шәриповлар тырышлыгы һәм авылдашларның бердәмлеге һәм көче белән “Ихлас” исеме астында яңа мәчет тә ачылды.

Мәчет ачылышында Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин катнашып, җомга намазы үткәрде, авыл халкын котлады. Шулай ук Кыйгы районы хакимият башлыгы Зөһрә Гордиенко чыгыш ясады. Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән тәбрик итеп, аның сәламнәрен җиткерде, Бөтендөнья татар конгрессы рәхмәт хатларын Разыя һәм Шамил Шәриповларга, Искәндәр Җиһаншинга тапшырды һәм Уфаның “Ихлас” мәхәлләсе исеменнән Юкәлекүл “Ихлас” мәхәлләсенә шамаил бүләк итте.

Кыйгы районы халкын яңа дини мәркәз ачылу белән чын күңелдән котлыйбыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*