tatruen
Баш бит / Яңалыклар / В.Г. Шәйхразыевның 9 май – Җиңү көне уңаеннан котлавы
В.Г. Шәйхразыевның 9 май – Җиңү көне уңаеннан котлавы

В.Г. Шәйхразыевның 9 май – Җиңү көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле ветераннар, кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!

Сезне барыгызны да Бөек Җиңүнең 77 еллыгы белән ихластан тәбрик итәм. Бөек Ватан сугышы – кешелек тарихындагы иң дәһшәтле сугышларның берсе. 1941 елда илебез иминлеге өчен барлык милләтләр дә иңгә-иң торып дошманга каршы күтәрелделәр. Туган авылларын, үз гаиләләрен, кадерле нигезләрен илбасарлардан таптатмас өчен, татар милләтенең кыз-уллары да үз-үзләрен аямыйча сугыштылар, җиңүне якынайтуга зур өлеш керттеләр.
9 май бәйрәмендә күзләребезгә бер үк вакытта шатлык һәм кайгы яшьләре тула. Миллионлаган ватандашыбыз шушы җиңү өчен үзләрен корбан иттеләр. Без аларның якты рухын һәрвакыт кадерләп торырга бурычлы. Вакыт җилләре беркемне дә кызганмый, сугыш һәм тыл ветераннарының сафлары елдан-ел сирәгәя.
Хөрмәтле ветераннар! Йөрәкләребездә сезгә булган эчкерсез рәхмәт сүзләре беркайчан да бетмәячәк. Сезнең батырлыгыгыз алдында без һәрвакыт баш иябез. Сезгә иң мөһиме сәламәтлек телибез, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, бәхеттә яшәгез. Каһарманнар даны мәңгелек!

Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*