Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан мәдәният министрлыгы белән берлектә, Казанда “Сабантуй” бәйрәмен оештыручылар һәм режиссерлар өчен семинар оештырды. Ул 23-27 нче апрель көннәрендә үтә. Милли бәйрәмне уздыру серләрен һәм анда гореф-гадәтләрне саклап калу алымнарын Россиянең 18 төбәгеннән һәм чит илләрдән килгән милләттәшләребезгә өйрәтәләр.
Курслар барышында галимнәрнең чыгышлары, мастер-класслар, сабантуй мәйданын бизәү ысуллары буенча фикер алышулар планлаштырыла. Семинар төгәлләнгәннән соң, сертификатлар биреләчәк.