tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Тукайга мәхәббәт илә…”: Казан кооператив институтында Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды
“Тукайга мәхәббәт илә…”: Казан кооператив институтында Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды

“Тукайга мәхәббәт илә…”: Казан кооператив институтында Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды

23 апрельдә Казан кооператив институтында «Тукайга мәхәббәт илә…» Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсы узды. Бөек татар шигърияте классигы Габдулла Тукайның үлемсез шигырьләрен Татарстан һәм Россиянең 150дән артык югары сыйныф укучысы яңгыратты. Балалар сайлаган әсәрләр ихлас һәм эчкерсез хисләр белән башкарылып, тыңлаучыларның күңел түренә үтеп керде.

Зәвыклы, матур, милли киемнәргә киенгән яшь шигърият сөючеләр өч сәгать дәвамында бер-берсе белән көч сынаштылар. Күп кенә катнашучылар, конкурс кысаларыннан чыгып, Габдулла Тукай шигырьләрен укып кына китмичә, жюри хөкеменә театральләштерелгән тамашалар, сәхнәләштерелгән күренешләр дә тәкъдим итте. Үзләре язган шигырьләрен дә укучылар күп булды – шул сәбәпле алга таба уздырылачак тагын бер мондый бәйгедә махсус номинация булдырырга карар кабул ителде.

Нәфис сүз осталарын абруйлы жюри бәяләде, аның составына – Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары, шагыйрьләр Роберт Миңнуллин, Ркаил Зәйдулла, филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин, филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов, Казан Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Марат Фәттиев, Казан шәһәре мәгариф идарәсе баш белгече Райхана Баһавиева, «Татар гаиләсе» Бөтенроссия иҗтимагый фондының башкарма директоры Миләүшә Гайфуллина, шагыйрь Булат Ибраһимов, Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты, галимә Лена Гайнанова, журналист Алфия Миңнуллина, телевидение режиссеры Илузә Апанаева, Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумы педагогы Наил Рәхимов, Казан кооператив институты педагогы Гөлнара Насретдинова керде.

«Үз телен һәм мәдәниятен яраткан һәм хөрмәт иткән кеше башкаларга да ихтирам белән карый, дип саныйм. Казан кооператив институты бу юнәлештә флагман булып тора – биредә 6,5 мең студент укый һәм аларның иҗади һәм милли үсеш юнәлешендә бик зур эшләр эшләнә. Бүгенге чара моны тагын бер кат раслый», – дип ассызыклады Миләүшә ханым.

Конкурска йомгак тантаналы рәвештә Казан кооператив институтының актлар залында ясалды. Кичәнең алып баручылары сыйфатында ККИ Татар мәдәнияте үзәге директоры Флюра Абдуллина һәм яшь, әмма бик талантлы һәм сөйкемле Әнвәр Хәертдинов чыгыш ясады.

Кичә барышында Казанның Габдулла Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясе укучылары сәхнәдә “Ана догасы”ннан бер өзек күрсәттеләр. Самара өлкәсеннән Диләрә Идиятуллина һәм Кукмарада яшәүче Рисәнә Хантемирова бергәләп «Пар ат» поэмасын сәхнәләштерделәр. Казанның 4нче гимназиясе укучылары исә Тукай шигырьләрен төрле телләрдә яңгыраттылар.

Конкурста җиңүчеләр жюри рәисе Роберт Миңнуллин кулыннан I, II, III дәрәҗә дипломнарга ия булды. Барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырылды.

Шул ук көнне, 23 апрельдә, ККИ Татар мәдәният үзәге музеенда Габдулла Тукайга багышланган күргәзмә ачылды. Килгән кунаклар танылган каллиграфист Нәҗип Нәккаш, рәссам Надия Фәхретдинова, ТР Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев һәм башка күренекле осталарның картиналары белән таныша алды.

«Тукайга мәхәббәт илә…» Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсы оештыручылары – Казан кооператив институты һәм “Татар гаиләсе” Бөтенроссия иҗтимагый фонды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*