Җәй айларын сабантуй бәйрәмнәре өчен дә көтеп алабыз. Тамырлары ерак бабаларыбыз заманнарына ук тоташкан бу бәйрәмдә һәркем дуслары, туганнары белән бергәләп катнашырга тырыша.
Элек заманнарда Сабантуй бәйрәме бик зур вакыйга булып исәпләнгән. Бәйрәмне уздыру өчен кыштан ук әзерләнгәннәр.Озын кыш айларында хатын-кызлар сабантуй бәйрәменә сөлгеләр чиккән. Язгы чәчүләр тәмамлангач, уңган егетләрнең уйнап-җырлап әлеге сөлгеләрне җыюы үзе бер бәйрәмгә әйләнгән.Соңгы елларда сабантуй алдыннан сөлге җыю йоласы башкалабызда да яңартылды.Быел Бөтендөньятатар конгрессы, конгрессның Казан бүлеге вәкилләре 17-18 июнь көннәрендә Ульяновск шәһәрендә узган XXII федераль сабантуйда катнашты.
Сабантуй бәйрәменең дәүләт бәйрәме дәрәҗәсенә күтәрелүен бу бәйрәмдә дә күрдек. Милләттәшләребезнең башка милләт вәкилләре белән дустанә мөнәсәбәте,заманга яраклаштырылган ярышлар,бәйрәм өчен алынган бүләкләр, Илбашыбызның үзе дә катнашуы бәйрәмнең статусын күтәрә.
Бүген исә Казанның Тынычлык бистәсендәге Каенлык аланында узган сабантуй да милли бәйрәмебез өчен горурлык хисләре уятырлык.
Капчык сугышы, авыш колгада йөрү, көянтә-чиләк белән су ташу, күзләр бәйләнгән килеш чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, катыклы табактан акча эзләү кебек ярышларны Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Илъяс хәзрәт Җиһаншин,Тәтеш якташлык җәмгыятеннән Җәмил Мәннанов һәм башка якташлар белән бергәләп күзәттек. Иң күп тамашачыны туплаган татарча көрәш мәйданындагы бил алышлар аеруча дулкынландырды.Сабантуй мәйданында көне буе дәртле дә,моңлы да җырлар яңгырап торды.
Хәзерге сабантуйларны бизи торган тагын бер күркәм юнәлеш бар-ул муниципаль районнарның шәхси хуҗалыклары әзерләгән затлы күргәзмәләр.Монда һәр район үз йөзен,үз уңышларын чагылдырган.
Кайчандыр татар халкының язгы чәчүләр беткәч, гасырдан-гасырга күчеп, сакланып килүче олы сабантуй бәйрәме акрынлап гомуми һәм милләтара бәйрәмгә әйләнеп бара. Дус булып бәйрәм итүгә ни җитә?!
Фәрид Мифтахов, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе.