tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Ульяновскида “Өмет” газетасының беренче мөхәррире Галимҗан ага Насыйровның 100 еллыгын билгеләп үттеләр

ВИДЕО: Ульяновскида “Өмет” газетасының беренче мөхәррире Галимҗан ага Насыйровның 100 еллыгын билгеләп үттеләр

Узган гасыр азагында илебездә милли хәрәкәт күтәрелеш алган бер чорда Татарстаннан читтә татар телендә дистәләгән газета чыга башлый. Беренчеләрдән булып Ульяновск өлкәсендә “Өмет”, Самарада “Бердәмлек”, Түбән Новгородта “Туган як”, Удмуртиядә һәм Төмәндә “Яңарыш” дигән басмалар дөнья күрде. Ни кызганыч, әлеге газеталарны оештыручылар һәм аларның беренче мөхәррирләре милләт тарихында якты эз һәм зур мирас калдырып бу дөньядан китеп бардылар. Шушы көннәрдә генә Ульяновскида “Өмет” газетасының беренче мөхәррире Галимҗан ага Насыйровның 100 еллыгын билгеләп уздылар. Теманы Рамис Сафин дәвам итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*