tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сафаҗайда ислам дине нигезләренә багышланган олимпиада узды
Сафаҗайда ислам дине нигезләренә багышланган олимпиада узды

Сафаҗайда ислам дине нигезләренә багышланган олимпиада узды

2011 елдан башлап мәктәпләрдә дүртенче сыйныфта “Основы религиозных культур и светской этики” дип аталган дәрес кертелә башлады. Ул алты модульдан тора һәм аның берсе – “Ислам дине нигезләре”. Россиянең барлык мәдрәсәләрен берләштергән ислам мәгарифе советы бу фән буенча ике тапкыр инде олимпиада уздырды. Безнең төбәктә аларның икесе дә күрше Чуаш Республикасында оештырылган иде, ә менә өченчесен оештыручылар Нижгар җирендә уздырырга карар кылган. Олимпиаданы 27 ноябрь көнне иң зур татар мәктәпләренең берсе булган Пильна районы Сафаҗай мәктәбе кабул итте.

Өлкә хөкүмәтенең мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылган бу бәйгедә Чуаш Республикасының ике районыннан, Пенза өлкәсеннән, безнең төбәктәге Зур Рбишча, Татар Моклокасы һәм Сафаҗай мәктәпләреннән 60ка якын 4-6 сыйныф укучылары катнашты. “Дөньяви фән булганга, олимпиада “Ислам дине мәдәнияте” буенча оештырыла, аны Нижгар өлкәсендә уздыруыбызның төп сәбәбе – бүтән регионнарны да җәлеп итү, балалар өчен дуслашу, аралашу, укытучылар өчен тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булдыру. Кызганычка, башта катнашырга теләк белдергән Самара өлкәсе һәм Мордовия Республикасы командалары юл ерак дип баш тарттылар, ә килүчеләр үкенмәс дип ышанып әйтә алам”, – диде Чуаш Республикасы мөфтиенең мәгариф һәм яшьләр эше буенча урынбасары, олимпиаданың төп оештыручыларының берсе булган Наил хәзрәт Ямалетдинов.

Олимпиаданы тантаналы ачу 11.00 сәгатькә билгеләнгән иде һәм барлык катнашучылар регистрация узып, иртәнге ашны ашаганнан соң, мәктәпнең актлар залына җыелды. 8 класс укучысы Азат Абдулбәров “Әссәламәгаләйкүм” җыры белән чараны ачып җибәргәч, Рамилә Зарипова (9 кл.) белән бергәләп тулаем олимпиадаларның тарихы белән таныштырдылар һәм сүзне мәктәп директоры Рамил Мусинга бирделәр. Рамил Хабибович, өлкә мәгарифне үстерү институтының тарих кафедрасы җитәкчесе, тарихи фәннәр докторы Вячеслав Романовский, Пильна районы мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Наталья Андронычева, Наил хәзрәт барлык катнашучыларны җылы сәламләп, уңышлар теләделәр. “Яшүсмерләрне тәрбияләүдә бу фәннең роле зур, ул гаилә, милли мәдәният, гореф-гадәтләргә ихтирам, ярату тәрбияли, аларны сакларга өйрәтә”, – диде Вячеслав Константинович үзенең чыгышында.

Бәйгенең сорауларын Чуаш Республикасының Шыгырдан авылындагы “Гөлстан” мәдрәсәсе мөгаллимнәре әзерләгән һәм аның директоры Гөлфизә ханым Пазюкова аларны укучыларга өләште. Биремнәргә җавап бирү өчен бер сәгать вакыт билгеләнгән булуга карамастан, күбесе укучылар вакытыннан алда язып, чыга башладылар. Өч класста да Казаннан килгән абруйлы жюри әгъзалары – Россия ислам институтының мөгаллиме һәм студентлары укучыларны күзәтте, җавапларны да алар тикшерде. Ә нәтиҗәләр ясалганчы, актлар залында хуҗалар һәм кунаклар әзерләгән иҗади номерларын күрсәттеләр. Сәхнәдән җырлар, шигырьләр яңгырады, мөнәҗәтләр, нашидлар әйтелде, матур татар биюләре, татар телен саклап үстерү, әти-әниләрне хөрмәт итүгә багышланган сәхнәләштерелгән күренешләр тәкъдим ителде. Аннары Наил хәзрәт “Ислам дине нигезләре” фәненең ни дәрәҗәдә мөһим һәм кирәкле булуы турында сөйләде, ә жюри әгъзалары ислам дине нигезе буенча викторина оештырдылар. Әйтергә кирәк, укучылар викторинада бик актив катнаштылар һәм барлык сорауларга диярлек дөрес җавап бирделәр.

Ниһаять, нәтиҗәләрне игълан итү мизгеле килеп җитте. Барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылды, ә өч класста да җиңүчеләр һәм призлы урыннар яулаучыларга өлкә мәгариф һәм фән министрлыгы, оештыручылар исеменнән Дипломнар белән бүләкләнде. Шулай ук һәр катнашучыга олимпиаданың логотибы төшерелгән футболка, изге Болгар җиребез турында матур китап һәм татлы бүләкләр бирелде.

Наил хәзрәт Рамил Мусинны, Түбән Новгород өлкәсе мәгариф һәм фән министры Сергей Злобинны, төп оештыручыларның берсе булган Рафис Жамдихановны Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Мәктәп ашханәсендә төшке ашны ашагач, катнашучылар кайтыр юлга кузгалды.
Олимпиаданың барлык чыгымнарын, шул исәптән ашату-эчерүне дә оештыручылар тулаем үзләре тотты. Ә Сафаҗай мәктәбе администрациясе һәм коллективы, һәрвакыттагыча, кунакларны югары дәрәҗәдә кабул итеп, олимпиаданы уздыру өчен барлык мөмкинлекләрне тудырды. Укучылар биремнәрне эшләгәнче, җитәкчеләре, бүтән кунаклар мәктәп, экспонатларга бай крайны өйрәнү музее белән таныштылар, укыту-тәрбия бирер өчен тиешлечә җиһазланган, бар уңайлыклары булдырылган өч катлы мәктәп бинасына сокланмаган кеше калмады. Кунаклар арасында безнең “Туган як” журналистларыннан гайре, «Матбугат.ру», «Татинформ» кебек берләшмәләр, “Ватаным Татарстан” газетасы вәкилләре дә бар иде һәм алар да бу чараны киң яктыртырлар дип ышанабыз.

Шунысы бераз борчый – җиңүчеләр арасында барысы да диярлек Чуаш Республикасыннан килгән балалар иде, безнең төбәктән бер генә бала – Татар Моклокасы мәктәбенең 5 класс укучысы Рената Бәдретдинова икенче урынга лаек булды. Бәлки, моны бүтәннәрнең махсус мәдрәсә шәкертләре булуы белән аңлатып була торгандыр, шулай да киләчәктә җиңүчеләр арасында безнең кебекләр күбрәк булсын иде.
Ә әлегә оештыручыларга шундый кирәкле, зур масштаблы бәйге оештырганнары өчен рәхмәттән гайре сүз юк.

Наилә ЖИҺАНШИНА.

“Туган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*