Сахалин өлкәсендәге Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Ерак Көнчыгыш татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре Южно-Сахалинск шәһәре 25нче номерлы балалар бакчасында (Русалочка) булды. Күп булмаса да, әлеге балалар бакчасына татар балалары да йөри. Сабыйлар кунакларны җыр-бию белән каршы алды.
Искәртеп узабыз, бу көннәрдә Южно-Сахалинск шәһәрендә Милли Татарстан Республикасы вице-премьеры, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашында чаралар узды. Шул исәптән, Татар халкының үсеш стратегиясе Ерак Көнчыгышта яшәгән милләттәшләребезгә тәкъдим ителде. Милли Шура рәисе шулай ук Южно-Сахалинск мәчетендә дә булды. Иман йорты имам-хатыйбы Җамал хәзрәт Гарифуллин кунакларга мәчетне күрсәтте һәм биредә алып барылган эшчәнлек белән таныштырды.