tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Салехардта татар ансамблен ябылудан саклар өчен рус, ненец, ногай кызлары татарча җырлый
Салехардта татар ансамблен ябылудан саклар өчен рус, ненец, ногай кызлары татарча җырлый

Салехардта татар ансамблен ябылудан саклар өчен рус, ненец, ногай кызлары татарча җырлый

Ямал-Ненец автоном округының Салехард шәһәрендә эшләп килүче “Дуслык” татар фольклор ансамблендә татарлар гына түгел, рус, ненец, ногай һәм башка милләт кызлары да җырлый. Бу хакта “Татар-информ”га Салехард шәһәре “Ватан” татар милли-мәдәни автономиясенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Наилә Галеева хәбәр итте. “Дуслык” ансамбле эшчәнлеге өчен Салехард яшьләре 28нче Татар яшьләре көннәрендә “Елның иң яхшы проекты” номинациясендә бүләкләнде.

Наилә Галеева тумышы белән Омск өлкәсеннән. “Мин Туйчы дигән татар авылыннан. Безнең авылда яшәүче татарлар кайчандыр Татарстан якларыннан күченеп килгән. Мин 9нчы сыйныфка кадәр мәктәптә татарча укыдым, хәзер инде, кызганкычка, анда татар теле факультатив буларак кына калган диләр”, – дип татарча камил итеп сөйләде Наилә үзе турында. Салехард шәһәрендә ул музейда эшли – И.Шемановский исемендәге музей-күргәзмәләр комплексының өлкән фәнни хезмәткәре. Тарихны яхшы белә, профессиональ дәрәҗәдә кызыксына.

“Салехардта татарлар күп түгел. Нигездә, төрле елларда эшкә килеп, төпләнеп калган кешеләр. Татарча белүчеләр, сөйләшүчеләр дә күп түгел. Узган ел “Дуслык” ансамблен ябу куркынычы туды. Ансамбльгә башка милләт кешеләрен чакыру уе шул чакта килде”, – ди Наилә.

“Дуслык” ансамбле Халык иҗаты йорты базасында эшли. Ансамбль татар һәм башкорт халыкларының традиция, тел һәм мәдәниятен саклау, үстерү максатында 1992 елда оешкан булган. Хәзерге вакытта ансамбль белән коллективның алыштыргысыз солистларыннан берсе – Зөлфия Кашапова җитәкчелек итә, дип сөйләде Наилә Галеева.

Халык иҗаты йорты җитәкчелеге ансамбль чыгышлар ясамый, җырлаучылар да юк, алайса коллективны ябыгыз, дип дәгъва белдергәч, татар яшьләре борчуга кала.

“Без Салехардта татар милләтенең мәдәнияте, җырлары, биюләре, гореф-гадәтләре турында сөйли башладык. Иҗатны яраткан башка милләт вәкилләрен кызыксындырырга теләдек. Чынлыкта да татарча җырларга теләк белдерүчеләр булды. Ярты елда – 2017 елның октябреннән быелның маена кадәр ансамбльнең өр-яңа программасын әзерләргә өлгердек. 19 майда “Язгы моң” дип исемләнгән хисап концерты куйдык. Төрле мәдәни чараларда катнашып, чыгышлар ясыйбыз. Ансамбльдә җырлаучы олы апаларыбызның да (алар унбишләп кеше) күңелләре үсеп китте, дәртләнеп эшли башладылар. Хәзер ансамбль өч составта: балалар да өстәлде, сигез бала җырлый – шулай ук төрле милләттән. Яшьләрдән 30лап кеше исәпләнә, шуларның яртысы – башка милләт вәкилләре”, – ди Наилә Галеева.

Ансамбльдә җырлаучы кызлар бер гаилә кебек дус яши, җәйге яллар чорында да аралашып торалар. “Дуслык” ансамбленә җылы хисләрен белдереп, социаль челтәргә тундрадан фотографияләр урнаштыралар. Алар татар җәмгыятендәге җылы мохитне, кайнар чәйләрне яратканын белдерә. Рус кызы Таисия Голощапова, ненец кызлары Луиза Салиндер һәм Майя Драгомир, ногай кызы Милана Атаева һ.б. Салехардның татар дөньясы йолдызларына әверелгән дияргә мөмкин.

“Рус, ногай, ненецларның шулай яратып татарча җырлаганын күргәч, бөтен татарларыбыз гаҗәпкә калды. Җавапка: “Бер-ике елдан ненецларыбыз татарча сөйләшә үк башлаячак”, – дидек. Милли тамырларга битараф татарларга бераз оят булсын иде. Бүген без ансамбльне, татар җырын саклап калдык, бәлки, киләчәктә милли сәнгатькә тартылучылар, татар телендә сөйләшүче милләттәшләребез дә артыр дип өметләнәбез”, – диде Наилә Галеева.

  • Татар яшьләре көннәре ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм “Идел” Яшьләр үзәге тарафыннан үткәрелә. Быел анда Россиянең 33 төбәгеннән һәм Казахстаннан яшьләр җыелды – барлыгы 150 кеше. Алар “Борис Полевой” теплоходына утырып, Идел елгасы буйлап Самара, Ульяновск, Болгар шәһәрләренә сәфәр кылып кайтты. Татар яшьләре көннәре тантаналы рәвештә 27 июльдә“Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә урнашкан “Минем тарих – Россия” тарихи паркында ябылды.

 

Лилия Гаделшина

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*