11 ноябрьдә «Самар татарлары» сайтының 5-еллыгы бәйрәм ителде.Чара программасында рәсми котлаулар, җирле иҗат коллективлары һәм Казан артистлары – Ваһапов фестивале йолдызлары Ранис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов һәм Айсылу Габдинова чыгыш ясадылар.

Юбилей бәйрәм чарасы Самараның Киров мәйданында урнашкан Мәдәният йортында үтте. Бөтендөнья татар конгрессыннан әлеге бәйрәм чарасында Марсель Масаутов катнашты, бәйрәм белән котлады, сайтның үз хәбәрчеләре: Хәйруллина Гөлшат Мидхәт кызы (Гали авылы, Похвистнево районы); Зөлфия Кәшфи кызы Хисәметдинова (Иске Усман авылы, Камышлы районы); Руфина Рафаил кызы Насыйрова (Яңа Җүрәй авылы, Кошки районы); Сания Шәкүр кызы Нуретдинова (Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы); Җәмилә Мөхтәбәр кызы Минегалимова (Камышлы авылы); Гөлисә Раил кызы Бәдретдинова (Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы); Рушания Сәгыйть кызы Диндаровага (Камышлы авылы) Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын, сайтның баш мөхәррире Римма Нуретдиновага конгрессның “Татар милләтенә күрсәткән хезмәтләре өчен” медален тапшырды.
