tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Самар татарлары» сайтына биш ел тулды
«Самар татарлары» сайтына биш ел тулды

«Самар татарлары» сайтына биш ел тулды

11 ноябрьдә «Самар татарлары» сайтының 5-еллыгы бәйрәм ителде.Чара программасында рәсми котлаулар, җирле иҗат коллективлары һәм Казан артистлары – Ваһапов фестивале йолдызлары Ранис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов һәм Айсылу Габдинова чыгыш ясадылар.

2013нче елның 18 октябрендә татар һәм рус телләрендә эшли башлаган “Самар татарлары” интернет-порталының яше кечкенә булса да, эше зур. Сайт татар җәмәгатьчелеге белән аралашу, төрле мәсьәләләр буенча җәмәгатьчелекнең фикерен өйрәнү мәйданчыгына, Самар татар җәмәгатьчелегенең дөньякүләм челтәрендәге интернет-вәкиллегенә әверелде. Ул биш ел дәвамында Самар татарлары һәм мөселманнары тормышында булган бөтен вакыйгаларны да яктыртып тора. Сайтта милләтара мөнәсәбәтләр, дин, әхлак, милли гореф-гадәтләр темасына язылган мәкаләләрне укып була, җирле язучыларның, шагыйрьләрнең иҗат җимешләренә урын бирелә, артистлар һәм иҗади коллективларыбызның хезмәте халыкка җиткерелә. Медиа-порталда татар тормышына кагылышлы аудио- һәм видеоматериаллар, фильмнар һәм сюжетлар да урнаштырыла,өлкәбездә чыгып килүче татар массакүләм мәгълүмат чараларының һәрберсенә дә урын бирелгән.

Юбилей бәйрәм чарасы Самараның Киров мәйданында урнашкан Мәдәният йортында  үтте. Бөтендөнья татар конгрессыннан әлеге бәйрәм чарасында Марсель Масаутов катнашты, бәйрәм  белән котлады,  сайтның үз хәбәрчеләре: Хәйруллина Гөлшат  Мидхәт кызы (Гали авылы, Похвистнево районы); Зөлфия  Кәшфи кызы  Хисәметдинова (Иске Усман авылы, Камышлы районы); Руфина  Рафаил кызы Насыйрова (Яңа Җүрәй авылы, Кошки районы); Сания Шәкүр кызы Нуретдинова (Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы); Җәмилә Мөхтәбәр кызы Минегалимова (Камышлы авылы); Гөлисә  Раил кызы Бәдретдинова (Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы); Рушания Сәгыйть кызы Диндаровага  (Камышлы авылы) Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын, сайтның баш мөхәррире Римма Нуретдиновага конгрессның “Татар милләтенә  күрсәткән хезмәтләре өчен” медален тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*