ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә тарихи хәтерне саклыйлар
Төмәндә тарихи хәтерне саклыйлар

Төмәндә тарихи хәтерне саклыйлар

Бөек Җиңү көне алдыннан Төмән шәһәренең 52 нче урта мәктәбендә халкыбызның батырлыгына тирән хөрмәт белән сугарылган «Бөек ул елларга баш иябез» дигән бәйрәм концерты узды. Чарага Кырынкүл авылының өлкән яшьтәге апа- абыйлары чакырылган, аларны сыйлар өчен бәйрәм өстәле әзерләнгән иде. Кунакларны җылы сәламләп һәм Җиңү бәйрәме белән котлап мәктәп директоры Алевтина Манкаева чыгыш ясады. Ул әлеге табынны әзерләргә матди ярдәм күрсәткән «Өлкә чик сакчылары ветераннары» оешмасы рәисе Нуртдин Ибраһимов белән эшмәкәр Александр Паулига рәхмәт белдерде.

Аннары кунаклар өчен укытучылар – Гөлниса Хөсәенова, Марина Кулешова, Елена Сычева җитәкчелегендә иҗат коллективлары һәм «Сугышта кызган җырлар» хәрби-патриотик җыр конкурсы фестиваленең гран-при ияләре булган 3 «д», 6 «а», 7 «г» сыйныфлары укучылары сугыш еллары эпизодларын сәхнәләштереп, сугыш елларында яратып җырлаган җырларны башкардылар. Фронттагы дуслык һәм үзара ярдәмләшү, кыр госпитальләрендәге медикларның фидакарьлеге һәм солдатларның тиз арада җиңүгә өметләре турында сәхнәләштергән күренештә күрсәттеләр. Чара барышында Төмән укучыларының Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгына багышланган чыгышы аерым урын алды. Укучылар яшьтәшләренең ул кырыс елларда завод-фабрикаларда өлкәннәр белән бертигез эшләүләре, госпитальләрдә булышулары, яралыларны караулары, аларның гаиләләренә хатлар язулары, сугышчылар өчен кечкенә концертлар оештырулары, колхозларда һәм авыл хуҗалыгында хезмәт куюлары, фронтны азык-төлек белән тәэмин итүләре, хәрби техника төзү өчен акча җыюда катнашулары, укудан соң комбайнчылар курслары үткәннәре, сугыш кирәк-яраклары өчен ящиклар төзегәннәре һәм аларны станциягә китергәннәре турында сөйләделәр.

Ватан сугышы геройларын тамашачылар бер минут тынлык белән искә алдылар. Чакырылган кунаклар күңелләрне нечкәрткән чыгышларны көчле алкышларга күмделәр, укытучылар коллективына һәм укытучыларга рәхмәт белдерделәр. Концертның төп оештыручысы Гөлниса Хөсәенова нәтиҗә ясап: «Узган чара патриотизмның мөһим дәресенә әверелде һәм яшь буын арасында тарихи хәтерне саклауга ярдәм итә. Ул барыбызга да Бөек Җиңүнең бәясен һәм илнең иң яшь гражданнары – шул исәптән Төмән укучылары да уртак эшкә нинди өлеш керткәннәре турында искә төшерә», – дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Чыганак: Төмән өлкәсенең “Яңарыш” гәзите.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*