ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Омск татар яшьләре белән очрашты
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Омск татар яшьләре белән очрашты

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Омск татар яшьләре белән очрашты

21 май кичендә Омск шәһәрендә татар яшьләре һәм җәмәгатьчелек вәкилләренең Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе белән очрашуы узды.

Очрашу барышында рәис Бөтендөнья татар яшьләре форумы эшчәнлеге, гамәлгә ашырыла торган проектлар һәм актив яшьләр өчен мөмкинлекләр турында сөйләде. Катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде, татар яшьләр хәрәкәтен үстерү, туган телне, мәдәниятне һәм милли традицияләрне саклау мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Шулай ук яшьләр алдында музыкант Ильяс Фәрхуллин чыгыш ясады. Ул үзенең иҗади тәҗрибәсе белән уртаклашты, музыкаль проектлары һәм киләчәк планнары турында сөйләде. Ильяс Фәрхуллин сәнгатьнең милли үзаңны саклауда һәм яшьләрне берләштерүдә мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы командасының Омск өлкәсенә сәфәре дәвам итәчәк. 22 майда Тара районында социаль юнәлешле проектлар булдыру буенча интенсив үткәрү планлаштырыла. Анда катнашучылар җирле җәмгыятьләрне үстерүгә һәм яшьләр активлыгын арттыруга юнәлтелгән инициативалар әзерләү буенча практик белемнәр алачак.

23 майда Тевриз районында фестиваль узачак. Ул татар яшьләрен, иҗади коллективларны һәм активистларны бер мәйданда берләштерәчәк. Әлеге чара аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту өчен әһәмиятле мәйданчык булачак.

Омскида узган очрашу төбәк татар яшьләре өчен мөһим вакыйга булды һәм хезмәттәшлекне киңәйтү, җәмәгать инициативаларын тормышка ашыру, яшьләр хәрәкәтен үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ачты.

22-23 май көннәрендә узачак чараны Омск өлкəсенең «АЮ» татар яшьлəре берлеге» төбəк яшьлəр иҗтимагый оешмасы оештыра.

Чыганак: Бөтендөнья татар яшьләре форумы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*