Башкортстанның AY YOLA төркеме һәм танылган татар җырчысы Алсу «Музыка большой страны» номинациясендә «РУ.ТВ» премиясен алдылар. Бүләк аларга башкортча һәм татарча җырланган «Ay, bylbylym» җыры өчен бирелде.
Бу чын мәгънәсендә тарихи вакыйга булды. Чөнки РУ.ТВ каналының 20 еллык тарихында премиядә беренче тапкыр рус телендә булмаган җыр өчен бирелде.
РУ.ТВ премиясе — 2010 елдан бирле тапшырыла. Ул Россия музыка индустриясендәге иң мөһим бүләкләрнең берсе. «Музыка большой страны» номинациясе мәдәни төрлелекне саклау һәм популярлаштыру өчен тапшырыла. Алсу һәм AY YOLA ның бу номинациядә җиңүе башкорт һәм татар музыкасы өчен әһәмиятле вакыйга булды, ди артистлар үзләре дә.
Шулай ук Алсуның премия тапшыру тантанасына татар милли киемендә килүе дә зур кызыксыну уятты. Аның милли мизәкләр белән эшләнгән күлмәген һәм калфагын иң зәвыклы образ буларак билгеләп үттеләр.