ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанның Краснокама районында Гармунчылар бәйгесе узды
Башкортстанның Краснокама районында Гармунчылар бәйгесе узды

Башкортстанның Краснокама районында Гармунчылар бәйгесе узды

Гармун алдың кулларыңа,
Сыздырып бер уйнадың.
Йөрәкләрем актаралды,
Тыңлап күңелем туймады.

Әллә гармуның эченә
Былбыл ояладымы?
Кулларыңнан гөл түгелә,
Әллә күңелең моңлымы?

Әйдә, өздер әле тагын,
Сайрат сандугачларны!
Без сөенеп тыңлыйк әле
Сездәй шәп талантларны!

Бу шигырь юлларым 16 майда Краснокама районы Кузгау авылында узган гармунчылар бәйгесенең девизы булып торган кебек.

Әйе, бу кадәр талантлы гармунчыларны берьюлы бер сәхнәдә күрү, аларның ихластан уйнаган дәртле көйләрен, жырларын тыңлап утыру хәзерге заманда үзе бер могҗиза, үзе бер бәхет бит!

Бәйрәмне оештыручы, үткәрүче Кузгау авылы клубы мөдире Халә Сөләймән кызы Ильясова әйтүенчә, халык гармун көйләренә сусаган заманда тамашачы күңеленә моң алып килгән гармунчылар- зур ихтирамга лаеклы кешеләр. Аларның районыбызның танылган баянчысы, җырчы сандугачы Могамир Ильясовның якты истәлегенә багышлап чыгыш ясаулары якташыбызга дога булып барсын иде.

Кемнәр соң алар, бәйгечеләребез? 11 яшьтән 85 яшькә кадәр булган гармунчыларыбыз Краснокама районы авылларыннан, Нефтекама, Яңавыл, Агыйдел шәhәрләреннән җыелып килгәннәр. Алар арасында хатын-кыз гармунчыларыбыз булу тагы да ныграк сөендерә, сокландыра. Жиңүчеләребез арасында өч хатын-кыз гармунчы булды.

Иң яшь башкаручы, Яңа Кабан авылыннан килгән Эмир Хузинның, карт әтисе Рәлифтән мирас булып күчкән баянында уйнавы буыннар бәйләнешенең символын күрсәтә кебек. Димәк, өзелгән моңнарны дәвам итүче яшь буын бар, гармун-баяннарның киләчәге өметле.

Халык көйләренә заманча агымнар өстәгән Яңавылдан әтиле-уллы Сахиповларның беренче урын алуы беркемне дә гаҗәпләндермәде.
Ә инде Гран- при иясе Галихан Зиганшинның оста итеп гармунда уйнап, моңлы итеп жыр башкаруы тамашачыларның күңелен тулысы белән яулады.
Республикабызның “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары оешмасының шәрәфле әгьзасы Назаргулова Флүсә Сөләймән кызының Башкортстан татарлары Конгрессының Рәхмәт хатларын тапшыруы бәйгегә тагын да зуррак тантана өстәде.

Районыбызның аксакал баянчысы Төхвәтуллин Рәсим Сәгыйть улына, авыл халкы өчен үткәрелгән бик күп чаралар авторы Халә Ильясовага бу рәхмәт хатлары тапшырылуны тамашачылар дәррәу алкышлап каршылады.

Халә Сөләймән кызының спонсорларга булган рәхмәт сүзләрен дә халык жылы кабул итте. Чыннан да, бу матур чараны матди яктан тәэмин итү: тирмә эчендә аш-су өстәлләре кору, бәйгедә катнашучыларга буләкләр бирү-болар барысы да иганәчеләрнең ярдәме белән башкарылды. Шулар арасында Халә Сөләймәновнаның үз кызлары да булу – аларның дөрес тәрбия алган балалар булуына бер дәлил.

Бу кабатланмас моң дөньясыннан халык рухи байлык алып, аралашу шатлыгы тоеп күтәренке хисләр белән таралышты. Ә Халә Сөләймән кызының уенда инде яңа планнар, яңа идеяләр бөреләнә…

Фәүзия Фәррәхова.

Чыганак: “Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*