Самарада яшәүче Гөлнара Насыйрова биредәге милләттәшләребезгә мастер-класслар оештыра. Чираттагысында, алар бергәләп, хәзер бик модалы саналган, кулдан брошь эшләү серләренә төшенде. Аңа милли төсмерләрне дә өстиләр. Брошьның нигезендә, халкыбызның милли бизәге – ләла чәчәге.
Гөлнара Насыйрова мастер-класста катнашучыларга яшьләр арасында популяр брошьлар, аларда милли төсмерләрне ничек кулланып булганлыгы хакында сөйли. Шулай ук инде, мондый бизәнү әйберләре эшләү буенча шактый остарган укучыларының эшләрен дә күрсәтә.