tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара шәһәрендә Татар яшьләре форумы “Акыл фабрикасы” белем бирү практик мәктәбен оештырды
Самара шәһәрендә Татар яшьләре форумы “Акыл фабрикасы” белем бирү практик мәктәбен оештырды

Самара шәһәрендә Татар яшьләре форумы “Акыл фабрикасы” белем бирү практик мәктәбен оештырды

19 октябрь көнне Самара шәһәрендә Татар яшьләре форумы “Акыл фабрикасы” белем бирү практик мәктәбен оештырды. Программа әченә лекторий, ворк-шоп, экскурсия һәм музыкаль кичә керде. “Акыл фабрикасы”нда Самара, Ырынбур, Сарытау һәм Ульян өлкәсеннән килгән яшьләр катнашты.

Чараның төп максаты – төбәкләрдә яшәүче татар яшьләрен тагын да күбрәк чаралар уздырыга этәрү. Әлеге максатка ирешү өчен лекторий башында Райнур Хәсәнов, Татар яшьләре форумы рәисе, оешманың, Казан яшьләренең проектлары турында сөйләп китте: төбәктәге үзенчәлекләрне күз алдында тотып, аларны төрле җирлектә уздырып була.

Гомумән, лекцияләр, проект ясау үзенчәлекләрен төрле яктан ачарга ярдәм иттеләр. Идел буе татарларының тарихы турында тарихи фәннәр докторы Таһирова Наилә сөйләп китте, ә Алмаз Хәлиуллин “Татарның милли коды” турында фикерләр белән бүлеште. Милли менежмент үзенчәлекләрен Фәхриева Ләйсән, проект кураторы, ачыкларга тырышты.

 Проектны социаль челтәрләрдә алып бару үзе бер тәртипкә ия – Ләйлә Лерон, смм белгеч, төрле уңышлы ысуллар белән бүлеште. Грант программалары белән эшләү нечкәлекләрен Антон Дыганов сөйләп китте. 

Хәзерге вакытты актуаль булган тема ул – ясалма фәһем. Шул исәптән, программага ясалма фәһемнең төрле өлкәләрдә кулланышы турында лекция дә кертелде. Ясалма фәһемнең инструментлары, кушымталары хакында Райнур Хәсәнов, Рифат Бахтиев, бизнес-аналитик, һәм Гүзәл Хәйбуллова, рәссам, аңлатып киттеләр.

Белемнәрне туплап, катнашучылар, төркемнәргә бүленеп, проект ясау остаханәсенә керештеләр. Нәтиҗәдә, дүрт потенциаль проект формалашты. Остаханәдән соң, Самараның татар урыннары юбуенча эчтәлекле экскурсия оештырылды.

“Акыл фабрикасы” музыкаль кичә белән тәмамланды. Чакырылган кунак – Муса Гаянов, автор һәм башкаручы, үзенең җырларын тәкъдим итте.

Татар яшьләре форумы исеменнән оештыруда ярдәм иткән “Дуслык” оешмасына һәм татар яшьләре белән эш башкарган Мәхмүтова Фәрзанәгә зур рәхмәтебезне белдерәбез!

 Артем Корабель фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*