Самара өлкәсенең Камышлы районындагы Байтуган авлында «Әлифба» дәреслеге авторы Сәләй Вәгыйзовны икә алдылар.
Быел Байтуган авылындагы «Әлифба» дәреслеген төзүче Сәләй Вәгыйзов хөрмәтенә салынган музей-йортка 5 ел була, дип хәбәр итә Самара татарлары сайты.
«Һәр елны Бөек Җиңү көнендә без бирегә дә киләбез, чөнки Сәләй Гататдин улы — сугыш ветераны», — дип яза Рус Байтуганы авлыннан Нурания Абзалова.
Кунаклар музей йортында да булган, зур тимер хәрефләр белән «Әлифба» дип язып куелган тауга менеп, чәчәкләр дә салганнар.