Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Ростов-на-Дону шәһәрендәге Җәмигъ мәчетендә Гает намазында катнашты
Данис Шакиров Ростов-на-Дону шәһәрендәге Җәмигъ мәчетендә Гает намазында катнашты

Данис Шакиров Ростов-на-Дону шәһәрендәге Җәмигъ мәчетендә Гает намазында катнашты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров эшлекле сәфәр белән Ростов өлкәсендә. Бүген ул Ростов-на-Дону шәһәрендәге Җәмигъ мәчетендә Гает намазында катнашты. Данис Шакиров бирегә җыелган дин кардәшләрне Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Габделгаяз улы Шәйхразыев исеменнән сәламләде, Ураза Гаете бәйрәме белән котлады.

Исегезгә төшерәбез, Башкарма комитет җитәкчесе Ростов өлкәсендә эш сәфәрендә. Кичә ул  II нче Көньяк Сабантуен оештыру комитеты утырышында катнашты. Бүген Ростов-на-Дону шәһәренә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән килә. Ул биредә гомер итүче татарлар белән дә очрашачак. Данис Шакиров әлеге чарада катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*