Өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы белән берлектә Мөхәммәт пәйгамбәребезнең туган көнен – Мәүлид-ән Нәби бәйрәмен быел да зурлап үткәрде. Чарага олы яшьтәге әби-бабайлар, абый-апаларның гына түгел, яшьләр, бала-чагаларның да килүе аеруча куандырды. Бәйрәмдә «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы делегатлары да катнашты.
Чараның рәсми өлешен әлеге мөбарәк бәйрәмнең төп оештыручысы, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура Президиумы әгъзасы, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев котлау сүзләре белән башлап җибәрде. Ә губернатор администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш консультант Надежда Осипова халыкка регион башлыгы Дмитрий Азаровның тәбрикләү хатын җиткерде. Ул өлкәбезнең милли татар хәрәкәте активистларына губернаторның Рәхмәт хатларын да тапшырды. Фәхретдин Бәдретдин улы Дмитрий Игоревичка һәм Надежда Петровнага татар халкының милли ризыгы – бавырсак һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте аксакалы, рәссам Азат Надировның бер рәсемен бүләк итте.
Өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да халыкны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.
Алия Арсланова,
samtatnews.ru