tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада Мәүлид-ән Нәби бәйрәмен зурлап үткәрделәр
Самарада Мәүлид-ән Нәби бәйрәмен зурлап үткәрделәр

Самарада Мәүлид-ән Нәби бәйрәмен зурлап үткәрделәр

Өлкә мөсел­маннарының региональ Диния нәзарәте “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы белән берлектә Мөхәммәт пәйгамбәребезнең туган көнен – Мәүлид-ән Нәби бәйрәмен быел да зурлап үткәрде. Чарага олы яшьтәге әби-бабайлар, абый-апаларның гына түгел, яшьләр, бала-чагаларның да килүе аеруча куандырды. Бәйрәмдә «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы делегатлары да катнашты.

Чараның рәсми өлешен әлеге мөбарәк бәйрәмнең төп оештыручысы,  Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура Президиумы әгъзасы,  “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев котлау сүзләре белән башлап җибәрде.  Ә губернатор администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү де­партаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш консультант Надежда Осипова халыкка регион башлыгы Дмитрий Азаровның тәбрикләү хатын җиткерде. Ул өлкәбезнең милли татар хәрәкәте активистларына губернаторның Рәхмәт хатларын да тапшырды. Фәхретдин Бәдретдин улы Дмитрий Игоревичка һәм Надежда Петровнага татар халкының милли ризыгы – бавырсак һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте аксакалы, рәссам Азат Надировның бер рәсемен бүләк итте.

Өлкә мөсел­ман­нарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да халыкны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.

Алия Арсланова,
samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*