Көзге кыр эшләре тәмамлангач, туйлар уздыру йоласы борынгыдан килә. Хәзерге заманда да яшьләр бу гореф-гадәтне бозмаска тырышалар. Хәер, яшелчә, җиләк-җимешләр өлгергән вакытта туй үткәрсәң, өстәлләр дә мулрак була бит. Шуңа күрә Самара өлкәсендә Милли туйлар фестивале дә көзен гөрләп үтә. Ә соңгы елларда ул шәһәребезнең туган көнен билгеләп үтү программасына кертелгән. Чарада өлкәнең барлык загслары да катнаша.
Самараның «Теремок» никахлашу сараенда милли туйлар фестивале быел ундүртенче мәртәбә узды инде. Фестиваль төрле милләт халыкларының туй традицияләрен саклау, никахлашу көнен чын мәгънәсендә уникаль һәм истә калырлык вакыйга итү, халыкларның туй киемнәрен, сыйларын, җырларын һәм гореф-гадәтләрен күрсәтү максатыннан үткәрелә.
Фестиваль көннәрендә өлкәдә меңләгән яшьләр парлы тормышка аяк баса. 9 сентябрьдә Самарада татар милли туе традициясе буенча Филүс Гомәр улы һәм Виктория Фәнис кызы Ибраһимовлар никахлаштылар. Алар икесе дә Татарстанның Нурлат районында туып-үскәннәр. Әмма кәләш күптән инде Самарада яши, шуңа күрә никахлашу тантанасы да губерна башкаласында узды.
Филүс – хәрби кеше. Алар игезәк туганы Дилүс белән бергә башта артиллерия частьләре өчен офицерлар әзерләүче Казан югары артиллерия училищесын, аннан соң Санкт Петербургтагы Михайловск хәрби артиллерия академиясен тәмамлыйлар. Хәзерге вакытта Дилүс – запастагы офицер, ә Филүс Ерак Көнчыгышта капитан дәрәҗәсендә тынычлык урнаштыручы батальон штабы начальнигы урынбасары булып хезмәт итә. Әлеге гаскәрләр халыкара тынычлык һәм иминлек булдыру миссиясен үтәү өчен махсус җыелган. Солдатлар дөнья тынычлыгын саклауга гел әзер булырга тиешләр, чөнки минуты-сәгате белән Җир шарының берәр кайнар ноктасында аларның ярдәме кирәк булып чыгарга мөмкин. Шушы көннәрдә егет чираттагы командировкага китәргә җыена икән.
Филүсне Виктория белән икетуган сеңелесе таныштырган. Егет кызны фотода күреп алган һәм бик ошаткан. Берникадәр вакыт алар телефон, интернет аша аралашып торганнар. Аннан соң Виктория Филүс янына Уссурийскига барган, бераздан егет үзе дә ялга кайткан. Шулай итеп, хисләренең чынлыгына, ныклыгына инанган яшьләр, эшне озын-озакка сузмыйча, икәү бер сукмактан атларга карар кылалар. Аларның туй көннәре нәкъ менә фестиваль узган вакытка туры килә.
Яшьләрне шундый тантаналы көннәре белән котларга «Туган тел» өлкә иҗтимагый оешмасы президенты Ильяс Шәкүров килгән иде. Ул, Ибраһимовларга шатлыклы, мәхәббәтле озын гомер, иминлек һәм гаилә бәхете теләп, чәчәк бәйләме һәм туй күчтәнәче бүләк итте. Ә «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият ансамбле никахлашу тантанасына милли колорит өстәде. Кунакларга килен каршы алу йоласы тәкъдим ителде: егетнең әти-әнисе киленне, йомшак мендәргә бастырып, бал-май белән каршы алдылар, ә ансамбль артистлары туй җырлары һәм биюләре белән таныштырдылар.
Никахлашу тантанасы татар милли гореф-гадәте буенча узачагын күпчелек кунаклар белмәгәннәр икән. Егетнең әнисе Роза ханым сүзләренчә, бу туй яшьләрнең дә, кунакларның да күңелендә искиткеч матур вакыйга булып сакланачак.
Гомумән, Россиядә яшәүче бөтен халыкларда да туй йоласы колоритлы һәм үзенчәлекле бәйрәм ул. Милли туйлар фестивале төрле милләт халыкларының туй йолаларын күрсәтеп, буыннардан-буыннарга күчеп килүдә бик зур роль уйный. Ата-бабаларыбызның матур гореф-гадәтләре онытылмасын, урыны-урыны белән заманына яраклаштырылган булса да, Виктория белән Филүснең оныкчыкларының туйлары да да шундый ук матур милли туй булып үтсен иде.
Чыганак: “Бердәмлек” газетасы