Сишәмбе көнне Самараның Үзәк дәүләт архивында Татарстан Автоном Совет Социалистик Республикасы барлыкка килүнең 100 еллыгына багышланган күргәзмә презентациясе узды. Күчмә күргәзмә инде Ульян, Әстерхан, Волгоград, Чиләбе, Новосибирск, Йошкар-Ола, Сарытау кебек татарлар күпләп яшәгән шәһәрләрендә күрсәтелгән. Хәзер инде менә чиратта Самара өлкәсе. Чара Корбан гаетенә туры килгәнлектән, презентациядә халык күп түгел иде.
– Экспонатлар республикабызның 100 еллык тарихын тасвирлый. Дөрес ул, коронавирус сәбәпле, тамашачы хозурына бер елга соңлабрак килеп җитте. Аны оештыру өчен киткән көч, вакыт һәм акчаларны исәпкә алып, бу эшне ахырына җиткерергә ният иттек һәм, пандемия бераз чигенгәч, регионнарга чыгып киттек, – дип искәртеп үтте Татарстан Республикасы дәүләт архивының күргәзмә – публикация эшчәнлеге бүлегенең баш архивчысы Павел Андреевич Майоров һәм Самараның Үзәк дәүләт архивына, урын биреп, шулай матур каршы алганнары өчен рәхмәтләрен белдерде. Үз чиратында Самара архивы җитәкчесе Алексей Александрович Карпец та шундый уртак чараларны күбрәк үткәрергә кирәклеген белдерде.
Татар җәмәгатьчелеге исеменнән “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты киңәшчесе Идеал Галәветдинов чыгыш ясады. Ул, Татарстан Республикасының Мактаулы гражданины буларак, күргәзмәнең Самарага килүе очраклы түгел, дип белдерде һәм Идел буе болгарларының җирләре Самара Җәясенә кадәр сузылуын, димәк, барыбызның да бер халык булуын искәртеп үтте.
Шушы архив төпкелләрендә ярты гомерен уздырган тарихчы һәм эзләнүче, күпсанлы тарихи китаплар авторы Шамил Галимов архив документларының әһәмиятенә тукталды. “Тик архивта сакланып калган документлар гына тарих вакыйгалары шаһиты булып хезмәт итәләр, – диде ул. – Безнең Самара өлкәсендә инде татар тарихчылары дуслыгы барлыкка килде һәм без бергәләшеп үзебезнең тарихны барлау эшләре белән шөгыльләнәбез. Самара өлкәсе, Татарстан, Ульян һәм Мәскәү архивларында сакланучы документларга таянып, өлкәбезнең унлап татар авыллары тарихы язылды һәм бастырып чыгарылды. Бу эшебезне киләчәктә дә уңышлы гына дәвам итәрбез”, – дип белдерде.
Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров Татарстан Республикасының 100 еллыгына багышлап чыгарылган “Самар татарлары” журналына игътибарыбызны юнәлтте. “Татарстанның йөз еллыгына багышланган санда гына түгел, даими рәвештә Самара якларында туып-үскән һәм Татарстан Республикасына хезмәт иткән милләттәшләребезнең тормышы яктыртылып тора. Һәм бу, әлбәттә, Татарстан данын күтәрү буенча безнең саллы өлешебез”, – диде ул.
Аннары Павел Майоров җыелган халык өчен күргәзмә буенча экскурсия уздырды. Халык хозурына тәкъдим ителгән документларда Татарстанда үткәрелгән коллективизация һәм индустриализация, үткән гасырның утызынчы елларында эре предприятиеләр төзү, республиканың Бөек Җиңүгә керткән өлеше, нефть чыгара башлау чоры тасвирлана.
Сугыштан соңгы чорга да зур урын бирелгән. Нижнекамскнефтехим, Казаньоргсинтез, Кама автогиганты (КамАЗ), Нижнекамск ГЭСы, нефть сәнәгате үсеше турында сөйләүче документлар байтак. Республиканың 1981 – 2020 еллардагы иҗтимагый-сәяси тормышы да игътибарсыз калмаган. 1990 елда Татарстан дәүләте суверенитетын кабул итү, республиканың беренче президенты Минтимер Шәймиевне, 2010 елда икенче президенты Рөстәм Миңнехановны сайлау, Казанның мең еллыгын бәйрәм итү, метро, Миллениум күперен, «Татнефть Арена» стадионын, Меңьеллык паркын төзү кебек казанышлар яктыртыла.
Соңында Павел Майоров “Бердәмлек” хәбәрчесенең Татарстан архивларында сакланучы газета нөсхәләре турындагы соравына җавап бирергә вакыт тапты.
– Безнең архивта Татарстанның бөтен газеталары да, шул исәптән, “Эшче” дип аталган беренче газета төпләнмәләре дә саклана. Ул иске имля белән язылганлыктан, сорап алып укучылар юк диярлек. Ә, мәсәлән, генеалогия белән кызыксынучы кеше килеп, андагы аерым бер материалны укып бирүне сорый икән, бездә белгечләр бар, бик теләп ярдәм итәчәкләр.
– Бик әйбәт. Үзебезнең “Бердәмлек” газетасының киләчәген кайгыртып биргән идем бу сорауны, гасырлар үткәч тә, аны архивлардан табып алып укырга мөмкин булырмы икән?
– Бер дә борчылмагыз, газеталарны саклау вакыты чикләнмәгән.
– Болай булгач, эшебез юкка түгел икән, рәхмәт бик эчтәлекле күргәзмә өчен, Павел әфәнде.
Эльмира Шәвәлиева