tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самараның Үзәк дәүләт архивында ТАССР барлыкка килүнең 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды
Самараның Үзәк дәүләт архивында ТАССР барлыкка килүнең 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

Самараның Үзәк дәүләт архивында ТАССР барлыкка килүнең 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

Сишәмбе көнне Самараның Үзәк дәүләт архивында Татарстан Автоном Совет Социалистик Республикасы барлыкка килүнең 100 еллыгына багышланган күргәзмә презентациясе узды. Күчмә күргәзмә инде Ульян, Әстерхан, Волгоград, Чиләбе, Новосибирск, Йошкар-Ола, Сарытау кебек татарлар күпләп яшәгән  шәһәрләрендә күрсәтелгән. Хәзер инде менә чиратта Самара өлкәсе. Чара Корбан гаетенә туры килгәнлектән, презентациядә халык күп түгел иде.

– Экспонатлар республика­бызның 100 еллык тарихын тасвирлый. Дөрес ул, коронавирус сәбәпле, тамашачы хозурына бер елга соңлабрак килеп җитте. Аны оештыру өчен киткән көч, вакыт һәм акчаларны исәпкә алып, бу эшне ахырына җиткерергә ният иттек һәм, пандемия бераз чигенгәч, регионнарга чыгып киттек, – дип искәртеп үтте Татарстан Рес­публикасы дәүләт архивының күргәзмә – публикация эш­чәнлеге бүлегенең баш архивчысы Павел Андреевич Майоров һәм Самараның Үзәк дәүләт архивына, урын биреп, шулай матур каршы алганнары өчен рәхмәтләрен белдерде. Үз чиратында Самара архивы җитәкчесе Алексей Алек­сандрович Карпец та шундый уртак чараларны күбрәк үт­кәрергә кирәклеген белдерде.

Татар җәмәгатьчелеге исе­меннән “Дуслык” иҗади-иҗ­тимагый оешмасы президенты киңәшчесе Идеал Га­лә­вет­динов чыгыш ясады. Ул, Татарстан Республикасының Мак­тау­лы гражданины буларак, күр­­гәзмәнең Самарага килүе оч­раклы түгел, дип белдерде һәм Идел буе болгарларының җирләре Самара Җәясенә ка­дәр сузылуын, димәк, ба­ры­быз­ның да бер халык булуын искәртеп үтте.

Шушы архив төпкелләрендә ярты гомерен уздырган та­рихчы һәм эзләнүче, күпсанлы тарихи китаплар авторы Шамил Галимов архив документларының әһәмиятенә тукталды. “Тик архивта сакланып калган документлар гына тарих вакыйгалары шаһиты булып хезмәт итәләр, – диде ул. – Безнең Самара өлкәсендә инде татар тарихчылары дуслыгы барлыкка килде һәм без бер­гәләшеп үзебезнең тарих­ны барлау эшләре белән шө­гыльләнәбез. Самара өл­кә­се, Татарстан, Ульян һәм Мәс­кәү архивларында саклану­чы документларга таянып, өл­кәбезнең унлап татар авылла­ры тарихы язылды һәм бас­ты­рып чыгарылды. Бу эшебезне киләчәктә дә уңышлы гына дә­вам итәрбез”, – дип белдерде.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров Татарстан Рес­пуб­ликасының 100 еллыгына багышлап чыгарылган “Самар татарлары” журналына игътибарыбызны юнәлтте. “Та­тарстанның йөз еллыгына багышланган санда гына түгел, даими рәвештә Самара якларында туып-үскән һәм Татарстан Республикасына хезмәт иткән милләттәшләребезнең тормышы яктыртылып тора. Һәм бу, әлбәттә, Татарстан данын күтәрү буенча безнең саллы өлешебез”, – диде ул.

Аннары Павел Майоров җыелган халык өчен күргәзмә буенча экскурсия уздырды. Халык хозурына тәкъдим ителгән документларда Татарстанда үт­кә­релгән коллективизация һәм индустриализация, үткән га­сыр­ның утызынчы елларында эре предприятиеләр төзү, республиканың Бөек Җиңүгә керткән өлеше, нефть чыгара башлау чоры тасвирлана.

Сугыштан соңгы чорга да зур урын бирелгән. Ниж­не­камск­нефтехим, Казаньоргсин­тез, Кама автогиганты (Кам­АЗ), Нижнекамск ГЭСы, нефть сә­нәгате үсеше турында сөй­ләү­че документлар байтак. Республиканың 1981 – 2020 еллардагы иҗтимагый-сәяси тормышы да игътибарсыз калмаган. 1990 елда Татарстан дәү­ләте суверенитетын кабул итү, республиканың беренче пре­зиденты Минтимер Шәй­миевне, 2010 елда икенче президенты Рөстәм Миң­нехановны сайлау, Казан­ның мең еллыгын бәйрәм итү, метро, Миллениум күперен, «Татнефть Арена»  стадионын, Меңьеллык паркын төзү кебек казанышлар яктыртыла.

Соңында Павел Майоров “Бердәмлек” хәбәрчесенең Татарстан архивларында сакланучы газета нөсхәләре турындагы соравына җавап бирергә вакыт тапты.

– Безнең архивта Татар­станның бөтен газеталары да, шул исәптән, “Эшче” дип аталган беренче газета төп­лән­мәләре дә саклана. Ул иске имля белән язылганлыктан, сорап алып  укучылар юк диярлек. Ә, мәсәлән, генеалогия белән кызыксынучы кеше килеп, андагы аерым бер материалны укып бирүне сорый икән, бездә белгечләр бар, бик теләп ярдәм итәчәкләр.

– Бик әйбәт. Үзебезнең “Бер­дәмлек” газетасының килә­чә­ген кайгыртып биргән идем бу со­рауны, гасырлар үткәч тә, аны архивлардан табып алып укырга мөмкин булырмы икән?

– Бер дә борчылмагыз, газеталарны саклау вакыты чик­ләнмәгән.

– Болай булгач, эшебез юкка түгел икән, рәхмәт бик эч­тәлекле күргәзмә өчен, Павел әфәнде.

Эльмира Шәвәлиева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*