tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта ана телен саклау һәм Халык санын алу хакында сөйләштеләр
Санкт-Петербургта ана телен саклау һәм Халык санын алу хакында сөйләштеләр

Санкт-Петербургта ана телен саклау һәм Халык санын алу хакында сөйләштеләр

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә мөһим очрашу булып узды. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узган бу очрашуда көн казагында, әлбиттә,  төп тема ана телен саклау һәм халык исәбен алу мәсьәләләре иде.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар бөтенроссия Халык санын алу чарасы  һәм анда катнашуның милләт өчен никадәр мөһим булуына тукталдылар. 

Төньяк башкалада яшәүче милләттәшләр белән күңелләрне дулкынландырган сорауларны уртага салып сөйләшү өчен Казаннан да мәртәбәле  кунаклар: күренекле тарих фәннәре докторы, «Туган җир» журналының баш мохәррире Дамир Исхаков һәм билгеле  сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Руслан Айсин килгән иде.

Милләттәшләр очрашуын Татарстанның төньяк башкаладагы даими вәкиле Ренат Вәлиуллин алып барды.

Әлеге очрашуның никадәр әһәмиятле икәнлеген ассызыклау өчен анда катнашкан шәхесләргә күз салырга кирәк. Питер Татар piter.tatar порталы язмаларын укучылар саны артуын исәпкә алганда да бу дөрес булыр.  Күренекле милләттәшләрне якыннан белик.

Ренат Нәкыйф улы Вәлиуллин 1972 елның 19 мартында Татарстанның Арча районы Урта Сәрдә авылында дөньяга килгән.

1994 елда Казан дәүләт университетының (хәзер Казан (Идел буе) федераль университеты) татар филологиясе, тарихы һәм Көнчыгыш телләре факультетын тәмамлый.

2008 елда Сарытауда П.А.Столыпин исемендәге Идел буе дәүләт хезмәте академиясендә читтән торып укый.

Гыйльми дәрәҗәсе – филология фәннәре кандидаты.

Ренат Нәкыйф улы тормышын фәнни кулъязмалар һәм сирәк китапларны, тарихи язмаларны өйрәнүгә багышлый дисәң дә була.

2015 елдан ул Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе даими вәкиле. Вәлиуллин белән бергә төньяк башкалага яңарыш керде. Беренчедән, туган телгә игътибар артты һәм күп кенә милли җыелышлар татарча алып барыла башлады. Бу бик мөһим иде. Күпләр туган телгә тартылды һәм ана теле белән кызыксыну артты. Әлбиттә, берүк вакытта милли-мәдәни чаралар да күп оештырылды, электән яшәп килгәннәре яңартылды һәм бердәм көч белән дәвам итә.

Бүген Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә унике татар милли- мәдәни оешмасы эшли. Пандемия булуга карамастан, әлеге җәмгыть оешмалары даими чаралар үткәреп тора, кайберләре онлайн форматта үтә. Төньяк башкаланың татар җәмәгатьчелеге ике башкала Казан белән Санкт-Петербург арасындагы элемтәләрне ныгытуга күп көч сала, дип билгеләде Ренат Вәлиуллин үз чыгышында.

Бу елларда Даими вәкиллек ярдәмендә башкарылган иң күркәм эшләрнең берсе Питер Татар piter.tatar порталы оештырылуын әйтергә кирәк.  Баш мохәррире Равил Закиров иҗат иткән һәм дөньяга чыгарган бу портал хәзерге вакытта шәһәрдә, өлкәдә һәм дөньяда барган барлык мөһим хәл-вакыйгалар белән укучыларны даими таныштырып баручы төп үзәккә әйләнде. Ул яңадан-яңа идеяләрне тормышка ашыручы, Русиядәге һәм чит илләрдәге журналистларны берләштерүче көч тә.

Дамир Мәүләви улы Исхаков 1952 елның 03 гыйнварендә Татарстанның Саба районы Шәмәрдән авылында туган. Казан дәүләт унтверситетының (хәзер Казан (Идел буе) федераль университеты) тарих һәм филология факультетында һәм СССР Фәннәр академиясенең Миклухо-Маклай исемендәге Этнография Институты аспирантурасында белем ала. Дамир Исхаков тарихчы, этнограф, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, Русия Табигать белеме академиясе академигы, тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фән һәм технология өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты. 

Күп фәнни хезмәтләре бар.  Дамир Исхаков татар халкы тормышын өйрәнүче этнограф һәм демограф галим. Халкыбызның үсеш стратегиясен гамәли күзаллаучы һәм демографик үзгәрешләрне яхшы тоючы. Үз фикерен кыю һәм туры әйтүче, чынбарлыктагы дәлилләр аша фәнгә юл салучы галим.

Руслан Айсин — сәясәт белгече. 1980 елның 22 апрелендә Сембердә туган. Казанның Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2нче санлы гимназиясен тәмамлый. 2003 елда Казан дәүләт университетының (хәзер Казан (Идел буе) федераль университеты) тарих факультетында белем ала. Университетның матбугат үзәген җитәкли. Бөтендөнья татар конгрессында эшли.

2008-2012 елларда Бөтендөнья татар яшьләре форумын җитәкли. Берничә ел Мәскәүдә яшәп мөселман фәлсәфәчесе һәм сәясәт белгече Хәйдәр Җамал белән аралашып, аны үзенең укытучысы дип саный.

Айсин Казанның татар тарихчылары, фәлсәфәчеләре һәм журналисталарыннан торган «Татар шакмагы» клубын оештыручы.

«Поистине» @poistine интернет-журналы баш мохәррире һәм ТатПолит порталы @tat_polit җитәкчесе.

Рәхимҗан Хәлиулла улы Теләшев 1939 елның 22 июнендә Ленинградта туган. А.А.Жданов исемендәге Ленинград дәүләт университетының филология факультеты журналистика бүлеген тәмамлый. «Татар Информ» агентлыгы үз хәбәрчесе булган вакытта күп мәкаләләре һәм язмалары басыла. Актив җәмәгать эше алып бара. Казанда Дәүләт Эрмитажы фонды нигезендә «Кубрат хан хәзинәләре» һәм «Алтын Урда хәзинәләре» күргәзмәләрен оештыруда башлап йөри.      Рәхим Теләшевнең татар халкының тарихы һәм мәдәниятенә багышланган мәкаләләре «Татар Информ»да,  «Татарские края»  һәм «Татар иле» гәҗитләрендә басылып чыкты. Ул «Халык Хуҗалыгы Казанышлары Күргәзмәсе» медале, Г.Р.Державин исемендәге  урыс сүзлеге һәм сынлы сәнгать Академиясенең Алтын медале, «Камалыштагы Ленинградта яшәүче»нең күкрәк билгесе һәм башка күптөрле медальләр һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Санкт-Петербургның Невский проспектындагы 26нчы Китап йортында авторның  «Татарлар Нева буенда» дип исемләнгән китап — монографиясе  сатуга чыкты.  Китап эчтәлеге үз эченә төньяк башкаланың Петр 1 чорыннан әлеге көнгә кадәр булган вакытын ала. Шунлыктан басма  күләмле: 30 бүлектән һәм 700 биттән тора, бизәлеше дә бай, 600гә якын фоторәсем урнаштырылган. Китап югары нәшрият — полиграфия дәрәҗәсендә басылган. Китапның кыйммәте  шунда: ул Санкт — Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче милләттәшләр тормышындагы иң мөһим вакыйгаларны яктырта.

Альмира Наим кызы Таһирҗанова Мәскәү өлкәсенең Егорьевск шәһәрендә туган. Бала чагында әти — әнисе белән Ленинградка күчә.  «Петербург институты» каршындагы туган якны өйрәнүчеләр курсын тәмамлый.    

2003 елдан төньяк башкаладагы архивларда актив эзләнү алып бара. Таһирҗанова «Архивлар нәрсә турында сөйләде», «Петербургта татарлар» һәм «Көнчыгыш колоритлы Санкт-Петербург: шәһәр буйлап йөрү»  һәм башка китаплар авторы.

Альмира Наим кызы үз эченә «Татарлар Петербургта» темасын алган «Елгалар һәм күлләр буйлап» тематик  экскурсиясе программасын эшләде. «Петербургның истәлекле урыннары һәм анда мөселман җәмгыяте татарлары», «1960 елларга кадәр татарлар тыгыз яшәгән Биш почмак тирәли Петербург районы» , «Мөселманлы Петербург», «Нева проспектында мөселман эзләре буйлап җәяү»  һәм «Петербургның Җәмигъ мәчете» дип аталган җәяү, автобуста һәм су буйлап экскурсияләр программасын иҗат итте.

Туган якны өйрәнүче Альмира Таһирҗанованың «Көнчыгыш колоритлы Санкт-Петербург: шәһәр буйлап сәяхәт» китабына сакланып калган һәм юкка чыккан мөселман топонимнары кергән. Топонимнар аша татар-мөселман җәмгыяте тарихы турында очерклар бирелә. Басмага экскурсоводның унбиш еллык эш тәҗрибәсе, Петербург архивларында һәм Русия Милли китапханәсеннән алынган тикшеренү материаллары тупланган.  Китапта тарихи һәм бүгенге урыннар күрсәтелеп, табигый объектлар тасвирлана. 

piter.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*