Санкт-Петербургның мактаулы реставраторы, архитектор-реставратор Рафаэль Даянов 71нче яшендә вафат булды.
Рафаэль Марат улы Даяновның вафаты турында Санкт-Петербургның Реставраторлар берлеге «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә хәбәр ителә.
«Рафаэль Даянов безнең рәссамнар белән даими элемтәдә торды. Ул Санкт-Петербургтагы иң талантлы татарларыбызның берсе иде», — диде Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле Ренат Вәлиуллин.
Элегрәк матбугат чаралары Рафаэль Даяновның коронавирус белән авыруы хакында хәбәр иткән иде.
Җирләү көне һәм вакыты турында өстәмә хәбәр ителәчәк.
- Рафаэль Даянов 1950 елда Ленинградта туган. 1980 елда «архитектор-рәссам» белгечлеге буенча И. Е. Репин исемендәге Ленинград рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтын тәмамлаган.