tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта архитектор-реставратор Рафаэль Даянов вафат
Санкт-Петербургта архитектор-реставратор Рафаэль Даянов вафат

Санкт-Петербургта архитектор-реставратор Рафаэль Даянов вафат

Санкт-Петербургның мактаулы реставраторы, архитектор-реставратор Рафаэль Даянов 71нче яшендә вафат булды.

Рафаэль Марат улы Даяновның вафаты турында Санкт-Петербургның Реставраторлар берлеге «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә хәбәр ителә.

«Рафаэль Даянов безнең рәссамнар белән даими элемтәдә торды. Ул Санкт-Петербургтагы иң талантлы татарларыбызның берсе иде», — диде Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле Ренат Вәлиуллин.

Элегрәк матбугат чаралары Рафаэль Даяновның коронавирус белән авыруы хакында хәбәр иткән иде.

Җирләү көне һәм вакыты турында өстәмә хәбәр ителәчәк.

  • Рафаэль Даянов 1950 елда Ленинградта туган. 1980 елда «архитектор-рәссам» белгечлеге буенча И. Е. Репин исемендәге Ленинград рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтын тәмамлаган.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*