tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта Каюм Насыйриның туган көненә багышланган чара узды
Санкт-Петербургта Каюм Насыйриның туган көненә багышланган чара узды

Санкт-Петербургта Каюм Насыйриның туган көненә багышланган чара узды

Санкт-Петербургның татар мәдәни үзәгендә Каюм Насыйриның туган көненә багышланган уртак “Мәңгелек рыцарьлары. Каюм Насыйри” чарасы узды.  Катнашучыларны Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин сәламләде. Бу чарада катнашучылар Каюм Насыйри музееның интерьерларын, Каюм Насыйри музееның уникаль экспозицияләрен күрделәр. ТНВ каналында музей директоры Раушания Шәфигуллина белән әңгәмә, музейның экскурсоводы Динә Әмировна белән әңгәмә галимнең тормышы һәм эшчәнлеге турында тулы тәэсир калдырды. Беренче тапкыр Каюм Насыйри портретының күчермәсе күрсәтелде.

Махсус кунак Дамир хәзрәт Хөсәенов Насыйров мавыктыргыч викторина һәм Каюм Насыйри даталары календарен әзерләү буенча мастер-класс үткәрде.

Фирая Рәшитова”Ак калфак-Нева”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*