tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чишмабаш авылында “Татар егете- 2023” бәйгесенең беренче сайлап алу туры узды
Чишмабаш авылында “Татар егете- 2023” бәйгесенең беренче сайлап алу туры узды

Чишмабаш авылында “Татар егете- 2023” бәйгесенең беренче сайлап алу туры узды

2 февраль Чишмабаш авылы клубында “Татар егете- 2023” бәйгесенең беренче сайлап алу туры узды. Сәрдекбаш, Зур Сәрдек, Байлангар, Вахит, Мәмәшир җирлекләреннән килгән асыл егетләр узара көч сынашты. Бәйге сәламләү, иҗади чыгыш, һөнәр күрсәтү, татар әкиятен сәхнәләштерү һәм сорау-җавап этапларыннан торды. 24 февральдә район мәдәният йортында узачак “Татар егете-2023” бәйгесенең финалына Байлангардан Галимҗанов Данис, Вахиттән Габидуллин Рәмис, Мәмәширдән Кадиров Ислам узды. Аларга уңышлар телибез!

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*