tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистайда калфак чигү буенча мастер-класс уздырдылар
Чистайда калфак чигү буенча мастер-класс уздырдылар

Чистайда калфак чигү буенча мастер-класс уздырдылар

Калфак-татар хатын кызларының бик матур баш киемнәреннэн санала. Бүгенге көндә  төрле-төрле чигелгән, сәйләннәр белән бизәлгэн калфаклар татар хатын кызларыбызны бизи.

Калфакларның эшләнеше, чигелеше, төрләре турында өйрәнү максатыннан, Зөмәрә Җиһаншина җитәкчелегендә Чистай районының “Ак калфак” оешмасына йөрүчеләр белән берлектә музейда мастер-класс оештырылды.

Анда балалар бакчалары хезмәткәрләре дә чакырулы иде. Мастер-классны калфак чигү остасы, үзенең матур, эчтәлекле проектлары белән гран-приларга лаек булган, Өлге авылы клуб мөдире Миләүшә Сәлахова үткәрде. Без җентекләп, калфакны кисеп, чигү үрнәкләре төшереп, сәйлән белән бизәү нечкәлекләренә өйрәндек.

Тиздән район ммәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында “Татар кызы” конкурслары башланачак. Чигелгән калфаклар шул бәйгедә җиңеп чыгучы туташларга бүләккә биреләчәк. Мастер-класслар үткәрүнең дә максаты шуннан гыйбәрәт. Без моның дәвамлы булуын бик теләп калабыз, шуны әйтеп узасым килә, чираттагы мастер – класс-мендәр тышлары чигүгә багышланачак!

Бик зур рәхмәт әйтәсебез килә Зөмәрә Нихатовнага, эчтәлекле, кызыклы дәрес оештырганы, Миләүшәгә вакыт табып безгә үзенең осталыгы белән уртаклашырга килгәне өчен, аңа алга таба эшендә яңа, матур проектлары белән җиңүләргә ирешеп, халкыбызны сөендерүен теләп калабыз.

Венера Әхмәтшина

Чистай

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*