tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Себер мирасы» күргәзмәсе ачылды
«Себер мирасы» күргәзмәсе ачылды

«Себер мирасы» күргәзмәсе ачылды

2 февраль көнне өлкәдә барган Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Төмән шәһәренең «Төзүче» милләтләр мәдәнияте сараенда татар мәдәниятен саклау һәм үстерү бүлеге тырышлыгы белән «Себер мирасы» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Биредә якташларыбызның иҗади кул эшләре, себер татарларының көнкүреш әйберләре, татар һәм башкорт халкының әкият һәм легендалары персонажлары – Шүрәле, Су анасы, Сөмбеләнең костюмнары тәкъдим ителгән иде.

Килгән кунакларны «Төзүче» милләтләр мәдәният сараеның сәнгать җитәкчесе Дарья Чехомова сәламләп, бәйрәм белән котлады. Аннары «Ихлас» (җитәкчесе Гөлсифа Нигъмәтуллина) татар фольклор һәм « Ургалыш» (Мәүлидә Хәйруллина) башкорт фольклор ансамбльләре «Кунакларны каршы алу» һәм «Йортны чистарту» йолаларын уйнап күрсәттеләр. Биредә алар татар һәм башкорт халык җыр-биюләрен башкардылар, такмаклар, мәкальләр әйттеләр. Шулай ук алар татар һәм башкорт кунак зоналарын тәкъдим иттеләр. Татар мәдәниятен саклау һәм үстерү бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кәримова кунакларны татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән милләттәшләребезнең фотосурәтләреннән оештырылган күргәзмә белән таныштырып, аларның башкарган хезмәтләрен барлады. «Максатыбыз барыбызның да бер – Себер мирасын арттыру һәм киләчәк буыннарга тапшыру. Татар мәдәнияте көннәрендә күргәзмә белән танышырга теләүчеләрне февраль ае ахырына кадәр үзебездә көтеп калабыз», – дип сүзенә йомгак ясады Гөлнара Вәлиулла кызы. Татар теле һәм мәдәниятен саклап калу турындагы теманы дәвам итеп җирле шагыйрь Хәлил Вагайлы берничә шигырен укыды. Чара җыр-биюләр белән бик күңелле үтте.

Рәүфә Кангазина

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*