tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә Муса Җәлил истәлегенә традицион шахмат турниры узды
Ульяновск өлкәсендә Муса Җәлил истәлегенә традицион шахмат турниры узды

Ульяновск өлкәсендә Муса Җәлил истәлегенә традицион шахмат турниры узды

12 февраль көнне Ульяновск татар мәдәният үзәгендә патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое, “Моабит дәфтәрләре”нең авторы Муса Җәлил истәлегенә багышланган традицион шахмат турниры узды. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, Мәдәният үзәге hәм “Ак тулпар” шахмат клубы тырышлыгы белән уздырылган турнирда утызга якын кеше катнашты.
Өлкә Губернаторының физик культура һәм спорт буенча киңәшчесе Ринат Аитов, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Зөфәр Валиахметов, өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, шахмат федерациясе вице-президенты Александр Кашицын шахматчыларны сәламләде.
– Ульяновск өлкәсенең физик культура hәм спорт министрлыгы, төбәкнең шахмат федерациясе белән берлектә оештырдык. Турнирда мәктәп укучыларының, яшьләрнең елдан-ел күбрәк катнашуы аеруча сөендерә,- дип шатлыгы белән уртаклаша “Ак тулпар” шахмат клубы җитәкчесе hәм бәйгенең төп спонсоры Камил Мусин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*