Татар милли мәдәнияте өлкәсендәге иҗтимагый эшчәнлек буенча хезмәттәшем һәм дустым Шамил Бикмаев чакыруы буенча без 2019 елның 21 августында Мордовия башкаласы Саранск шәһәренә юл тоттык.
Шамил Бикмаев Мордовиядә дә, Россиянең татар мохитендә дә шактый танылган кеше. Икътисад фәннәре кандидаты, Мордовия Республикасының атказанган эшмәкәре, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, “Якташлар” татар мәдәнияте җәмгыятенә нигез салучыларның берсе (1991). Бу исемлекне, күп кенә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм медальләр турында әйтеп тә тормыйча, дәвам итеп булыр иде. Әмма санап үтелгәннәр дә аның турында җәмгыять өчен төрле яклап эшчәнлек алып барган кеше буларак сөйли.
Шамил Зәкәрия улы белән без 2001 елда Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты киңәшмәсендә таныштык. Мин аның конструктив чыгышларын күп тапкырлар тыңладым һәм аның татар халкының эш кешесе һәм патриоты булуын аңладым.
Бу сәфәр баштан ук мәдәни-эшлекле буларак планлаштырылган иде һәм ике як өчен дә ул үзен аклады, дип уйлыйм. Өч көн дә Шамил Бикмаев, хатыны Надира ханым һәм Рәисә Лебедева белән бергә узды. Рәисә Лебедева Шамил Бикмаевның җәмәгать эшләре буенча ярдәмчесе һәм оештырылучы мәгърифәт үзәге җитәкчесе, шулай ук ул «Мордовия Республикасы халыклары йорты» коммерцияле булмаган автоном оешмасын да җитәкли.
Без зур кызыксыну белән Шамил Бикмаев булдыра торган белем бирү үзәге белән таныштык. Ә бит башкарылган эшләр хәйран. Менә дигән китапханә ачылды, анда тарих һәм мәдәният буенча, шулай ук татар халкының күренекле шәхесләре турында китаплар бар. Алар арасында «Татары Подмосковья» (1 нче һәм 2 нче басма) китабын күрү дә күңелле булды. Компактлы концерт залы да җиһазландырылган. “Дуслык “(“Дружба”) татар фольклор ансамбле ел саен “Түгәрәк уен” Бөтенроссия күләмендә уздырыла торган фестивальдә катнашып, призлы урыннар яулый. Үзәктә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен гыйбадәт кылу бүлмәләре дә каралган. 20 нче гасырның фото һәм музыка техникасы күргәзмәсен аерым бүлмәдә карау кызык иде.
Тулаем алганда, күп эшләр инде башкарылган, әмма барысын да логик төгәлләүгә җиткерү өчен эшлисе эшләр бар әле. Бу үзәкнең мөһим өлеше – татар ашлары ашханәсе. Аның төзелеше инде башланган. Үзәкнең рәсми ачылышы 2020 елда планлаштырыла һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәме белән Шамил Бикмаев үз хыялын – татар мәдәниятен саклау буенча мөһим функцияне үти һәм милләтара аралашу мәдәниятен формалаштыруга ярдәм итә ала торган Үзәк булдыру – тормышка аша алыр, дип уйлыйм.
Без киләчәктә милли мәдәният үзәкләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашырбыз, дип килештек. Мәскәү өлкәсендә мондый үзәкләрнең эш тәҗрибәсе инде туплана. Болар: Пушкин шәһәрендәге интернациональ дуслык йорты, Орехово-Зуево шәһәрендәге Татар-ислам мәдәни үзәге, Дубна шәһәрендәге Милли мәдәният үзәге, Коломна шәһәрендәге Татар мәдәни үзәге.
Икенче безне борчыган, бик мөһим мәсьәлә – билгеле бер төбәктә татар оешмаларының берләшеп бетмәве. Кызганычка каршы, татар милли-мәдәни берләшмәләре лидерларының үзара аңлашып эшләмәве татар милләтен саклап калу өчен һәрвакытта да бергә эшләргә мөмкинлек бирми. Димәк, уртак көч белән килешеп эшләргә тырышырга кирәк. Сүз уңаеннан, бу проблема Россиянең күп төбәкләре өчен хас. Әлеге мәсьәлә буенча без шулай ук карарларның вариантларын да тикшерәчәкбез.
Шулай ук, Шамил Бикмаев иҗтимагый оешмаларның үзфинанслау системасын булдыру мәсьәләсен күтәрде. Күпләр өчен бу бик авыр сорау. Хәзерге вакытта күп урыннарда милли-мәдәни берләшмәләр эшчәнлеге энтузиастлар җилкәсенә төшә. Ә алга таба нәрсә? Билгеле, оешмаларны финанс белән тәэмин итү мәсьәләсенә җитди карарга кирәк. Шамил Бикмаев иҗтимагый оешма каршында коммерция структурасын булдыру вариантын тормышка ашыра инде, аның керемнәре оешма эшчәнлеген тәэмин итүгә юнәлтеләчәк. Әлбәттә, минем уйлавымча, федераль, төбәк, җирле һ.б. грант ярдәме алу вариантларын активрак кулланырга кирәк.
Шулай итеп, Саранскида өч көн торып, бер-беребез белән файдалы мәгълүмат алмаштык. Шәһәрне дә карарга, А. Пушкин исемендәге паркта йөрергә, Инерка исемле күл буенда да ял итәргә өлгердек.
Мондый очрашуларның бик файдалы булуы ачык күренә. Чөнки, халык әйтмешли: “Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак”.
Ә Татарстан Республикасының халык шагыйре Фәнис Яруллин шигырендә шулай язган:
“Очрашулар кирәк безгә, бик тә кирәк,
“Тирән елга кебек бит ул hәрбер йөрәк,…”
Бу яктан Шамил Бикмаевның якын-тирә төбәкләрнең татар милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре һәм активистлары арасыннан катнашучылар даирәсен киңәйтеп, мондый очрашуларны оештыру идеясе реаль кебек тоела.
Яңа очрашуларга кадәр!
Мәскәү өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни автономиясе рәисе,
ТР атказанган мәдәният хезмәткәре
Фәрит Мохтасаров