tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гөлтан БӘДРЕТДИН: Милли хис һәр гаиләдә булырга тиеш
Гөлтан БӘДРЕТДИН: Милли хис һәр гаиләдә булырга тиеш

Гөлтан БӘДРЕТДИН: Милли хис һәр гаиләдә булырга тиеш

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез “Исламият” җәмгыяте җитәкчесе Гөлтан Бәдретдин, аның урынбасары Бәхия Самалетдин һәм оешманың актив әгъзасы Суем Низаметдин булып китте.. Бу көннәрдә алар Казанда. Алар Республика көне бәйрәмендә катнашты, башкаланың тарихи урыннары белән таныштылар. “Казан-безнең мәдәни үзәгебез. Ул бик матурланган, кечкенә Париж дип атыйбыз без аны,”- ди ханымнар. Бүген алар Бөтендөнья татар конгрессына килде һәм “Очрашу урыны-Казан” тапшыруында катнаштылар.

Финляндиядә оешкан “Исламият” җәмгыяте киләсе елга 95 еллыгын бәйрәм итәчәк. Хәзерге вакытта аның җитәкчесе Гөлтан Бәдретдин үзләрендә үткәрелүче чаралар хакында сөйләде.

  • Финляндиядә 800 ләп татар яши. Без зур бәйрәмнәрдә аралашабыз. Күптән түгел Корбан бәйрәмендә 300 дән артык кеше җыелды. Балалар арасында туган телебезне сакларга тырышабыз. Алар балалар бакчасында, якшәмбе мәктәбендә татар телен өйрәнә, мәчеттә дини белем ала. Ә музыка серләренә Муса Маликов өйрәтә. Милли хис һәр гаиләдә булырга тиеш дип саныйм, – ди ул.

Финляндиядә “Йолдыз” исемле оешма да эшләп килә. Алар күбрәк спорт юнәлешендә эш алып бара. Үзләренең футбол командасы да бар. Тиздән Мәскәүдән дин әһелләреннән төзелгән команда киләчәк. “”Йолдыз” командасы белән берлектә, алар арасында дуслык матчы узачак,”- диде Гөлтан ханым.

Мәскәүдән дин әһелләре килгән көннәрдә, Р. Фәхретдингә багышланган семинар-конференция дә үткәрергә җыеналар.