tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Татарстанның мөселман дини әдәбият базарын “Хозур” нәшрият йорты тәкъдим итәчәк
Мәскәүдә Татарстанның мөселман дини әдәбият базарын “Хозур” нәшрият йорты тәкъдим итәчәк

Мәскәүдә Татарстанның мөселман дини әдәбият базарын “Хозур” нәшрият йорты тәкъдим итәчәк

4 сентябрьдә Мәскәүдә 32-нче Мәскәү халыкара китап ярминкәсе башлана. Ул Россиядә, Көнчыгыш Европада һәм Үзәк Азиядә иң эре борынгы ярминкәләрдән  санала. 75-нче күргәзмә павильоны 5 көн дәвамында илнең китап тормышы үзәгенә әйләнәчәк, анда килүчеләр Россия һәм чит илләрнең әйдәп баручы нәшриятлары һәм язучылары белән очраша алачак, алар арасында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты да бар.

«Хозур» нәшрият йорты стендында Татарстан мөфтияте тарафыннан татар, рус һәм гарәп телләрендә бастырылган 100-дән артык китап – уку һәм агарту әдәбияты, мәдрәсәләр, югары уку йортлары, имамнар өчен укыту һәм методик әсбаплар, киң катлам укучылар өчен исламның хакыйкый традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен аңлатучы фәнни-популяр китаплар тәкъдим итү планлаштырыла.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты – Россиядә иң зур мөселман медиахолдингларының берсе. Эшләү дәверендә нәшриятта 500 мең данәдән артык тираж белән татар, рус һәм гарәп телләрендә 200 исемдәге китап дөнья күрде. Басмаларның төп өлеше (гомуми санның яртысына якыны) классик мөселман һәм татар дини-илаһият мирасына караган хезмәтләрдән гыйбарәт. Алар арасында Әбу Хәнифә, Матуриди, Тәхави, әл Газнави, Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, К.Насыйри, Ә.Максуди, Г.Карабаш һ.б. авторларның хезмәтләре бар.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*