tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәгендә төзекләндерү эшләре барышы белән танышты
Васил Шәйхразиев Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәгендә төзекләндерү эшләре барышы белән танышты

Васил Шәйхразиев Новосибирск өлкәсе Татар мәдәни үзәгендә төзекләндерү эшләре барышы белән танышты

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Новосибирск өлкәсенә килде. Биредә ул Татар мәдәни үзәге белән танышты. Җирле татар оешмасына бирелгән бинада Татарстан ярдәме белән төзекләндерү эшләре башланган. Васил Шәйхразиев башкарылырга тиешле эш күләмен карады, ремонт буенча фикер-тәкъдимнәрне тыңлады.

Шулай ук Васил Шәйхразиев Новосибирск өлкәсе Хөкүмәте әгъзаларына һәм Хөкүмәт аппараты хезмәткәрләренә сабан туен оештыруда актив катнашкан өчен рәхмәт хатлары тапшырды.

 

Мәгълүмат өчен:

Новосибирск өлкәсендә 30 меңнән артык татар яши. Новосибирскта шуларның 10 меңгә якыны гомер итә. Татар иҗтимагый хәрәкәтенә биредә 20 елдан артык. 1989 елда Новосибирск өлкәсендә «Азат Себер»  Татар иҗтимагый үзәге, булдырыла, аның нигезендә 1990 елда Өлкә татар мәдәни үзәге оештырыла, 1997 Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе барлыкка килә

Хәзерге вакытта Новосибирск өлкәсе татар мәдәни үзәген Рауза Тихомирова, төбәк Татар милли-мәдәни автономиясен Әмир Гәрәев җитәкли.

Татар оешмалары татар мәдәниятен, телен үстерү һәм саклау, татар халкының кыйммәтләрен чагылдыручы гореф-гадәтләрен торгызу белән шөгыльләнә, төрле милли һәм иҗтимагый берләшмәләр белән хезмәттәшлек итә. Милли һәм милләтара бәйрәмнәр уздыру буенча актив эш алып барыла. Яшьләр белән зур эш башкарыла.

Новосибирскта Сабантуй 20 елдан артык уздырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*