tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сарапул татарлары бәйрәм итте
Сарапул татарлары бәйрәм итте

Сарапул татарлары бәйрәм итте

11 апрельдә “Электрон” мәдәният сараенда Сарапул шәһәренең татар иҗтимагый хәрәкәтенең 30 еллыгын бәйрәм итү кысаларында “Халкым белән горурланам” дип аталган кичә узды.
Сарапулдагы милли тормыш, андагы милләттәшләрем миңа чит түгел. Татарлар белән аралашып, үз җыр-моңнарыбызны тыңлап яшәү ихтыяҗын 1995 елда – Башкортстаннан Сарапул шәһәренә килеп яши башлагач татыдым. Шушы ихтыяҗым мине биредә яшәүче бик күп искиткеч кешеләр: ул вакытта шәһәрдә Татар иҗтимагый үзәген җитәкләүче Нәҗип Камалов, Сарапул татар тормышы вакыйгалары белән кызыксынып, аларны “Яңарыш” газетасына язып торучы Әдиф Сәгъдиев, “Танып” ансамблен җитәкләүче Радик Кәримов, җырчы Ралия Кәримова, искиткеч моңлы тавышлы Нәзлия Сәгъдиева, Рөстәм Вәлиевләр белән таныштырган иде. Яши торгач, бу исемлек артып, үземә тагын да бик күп талант­лы исемнәрне ачтым, көчле, милләтебезне хөрмәт итүче шәхесләр белән таныштым. Халыкны әхлакый агарту, дин сабак­лары бирү юнәлешендә шәһәрдә эшләүче ике мәчетнең әһәмиятен күреп сокландым.
Вакыт су сыман ага. Сарапулда татар хәрәкәте эшли башлауга да 30 ел вакыт үтеп киткән. Шушы вакыт эчендә милли учакның сүн­мәве, ялкынының кайнарлыгы ки­ме­мәве сөендерде мине. Милли хәрәкәткә яңа кешеләр өстәлү аны тагын да җанландыра, эшен кызык-лырак, нәтиҗәлерәк итә. Узган елның октябрендә дилбегәне үз кулына алган Зөлфәт Арслановның үзе җырчы, үзе гармунчы, үзе эшмәкәр, милли җан­лы булуы Сарапулда яшәүче татар халкы өчен сөенеч түгелме­ни?! Ул заман сулышын тоеп, татар халкының ихтыяҗларын кайгыртып эшләргә омтыла. Гореф-гадәтләрне, йола­ларны, тарихыбызны, милли үзенчәлегебезне чагылдырган му­зей эшләве дә, бүгенге көндә татарларның үз милли мәдәният үзәге булуы да күпне сөйли. Ә иң мөһиме: бергәләшеп эшләүче команда бар. Яшь буынны җырларга, биергә, татарча сөй­ләшергә өйрәтүче “Чулман”, “Мирас” ансамбльләрен җитәкләүче Мәүлидә Фәйрузова, аңа бу эштә ярдәм итүче милләттәшләр бар. Өлкән буынны бергә җыеп, халык җырларын, моңыбызны яшь буынга җиткерү өстендә Зәринә Вакилова җитәкчелегендәге “Яшьлек” ансамбле эшли. Һәм тагын да бик күп милләттәшләр күркәм эшләр башкаралар. Татар милли-мә­дәни автономиясенең Сарапул бүлек­чәсен җитәкләүче Зөлфәт Арс­ла­нов әйтүенчә, “Халкым минем” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе 30 еллык кысаларында үткән чараларның берсе генә. Ул тагын да дәвам итәчәк.

Шәһәр Башлыгы Виктор Шестаков Сарапул татарларының эшен уңай бәяләп, Сабантуй бәйрәменең Шәһәр көне кебек үк югары дәрәҗәдә, әзерлекле узуын, татарларның бердәм булуын ассызыклады. Ул Зөһрә Салахиева, Таһир Маннанов, Әлфирә Насыйрова, Гөлия Шакирова, Резеда Хабетдиновага Сарапул Хакимияте исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бөтендөнья татар конгрессының төбәкләрдә татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитетының баш референты Илназ Фазлетдинов: «Мин сезнең белән монда булуыма, бирегә килүемә бик шат. Удмуртия татарлары — бик үзенчәлекле халык», – дип сәламләде. Ул Татарстан Премь­ер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның хатын укып үтте. Анда шундый юллар бар иде: «Хал­кым белән горурланам» дип исемләнгән чарада катнашучыларны кайнар сәламлим. Татар иҗтимагый үзәге эшләп килүе әлеге төбәктә татар халкының үз милләтен кайгыртып яшәве турында ассызыклый. Татарстаннан читтә дә татарлар, аларның гореф-гадәтләрен саклаучы милләттәшләребез булуы безне чиксез сөендерә.

2021 елда «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге» проекты кысаларында сентябрь аенда узачак халык санын алу кам-паниясендә эшчәнлегебезне тагын да арттырырбыз дип ышанам». Илназ Фазлетдинов Сарапул шәһәре Татар иҗтимагый үзәгенә Габдулла Тукай рәсеме төшерелгән сәгать бүләк итте. Татар мәдәниятен, телен үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен Илһам Фәррахов, Фәнил Шәйхетдинов, Әхмәтхарис Минһаҗевка Рәхмәт хатлары тапшырды. Татар эстрадасында көннән-көн зуррак популярлык яулаучы Кытай егете Базарбай Бикчәнтәев чыгышы Бөтендөнья татар конгрессының музыкаль сәламе булып яңгырады. «Казаннан һәм Кытайда яшәүче татар халкыннан сәлам буларак, «Идегәй» дастаныннан өзек башкарам», — диде ул тамашачылар белән исәнләшеп, һәм тагын бик күп дәртле, моңлы җырларын бүләк итте.

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, «Яңа­рыш» газетасы мөхәррире Рәмзия Габбасова: «Бу матур залга телебезне, гореф-гадәтләребезне яраткан, хөрмәт иткән халкыбыз җыелган. Шушы изге эшкә өлеш керткән милләттәшләремә һәм бәй­­рәм шатлыгын уртаклашырга үз вәкилләрен җибәргән өчен Бөтендөнья татар конгрессына олы рәхмәтемне җиткерәсем килә.
30 ел — милли хәрәкәт өчен бик зур вакыт. Юктан бар ясап, татар халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып, Сарапулда татар оешмасына нигез салган Нәҗип ага Камаловның биредә утыруы – зур шатлык. Сезнең кебек кешеләребез булуы белән көчле без. Юлда килгән вакытта да искә алып килдек. Әле бер оешма булмаган, беркемне беркем белмәгән вакытта сез өйдән-өйгә кереп, менә шундый чараларга кешеләр чакырып йөргәндә, ничек авыр булган? 30 ел элек безнең милләттәшләребезне бер йодрыкка төйнәү, җыйнауның авырлыгын аңлыйбыз. Без бүген бик рәхәт тормышта яшибез. Кичә генә безгә Конгресстан кунаклар килә дип әйттеләр, без шунда ук бу хәбәрне социаль челтәрләр аша башка милләттәшләребезгә җиткердек. Менә шушы матур тор­мышыбызның кадерен белик. Милли хәрәкәтебезнең алга таба да зур юбилейларын күрү насыйп булсын. Сезгә зур уңышлар телим! Иң зур бурычыбыз — балаларыбызга, оныкларыбызга туган телебезне җиткерү, һәрбер гаиләдә татар теле яшәсен иде.
Алда халык санын алу кампаниясе тора. Безнең халык анда да сынатмас, милли горурлыгыбызның көчле булуын тагын бер кат исбатлар дип ышанам», – дип сөйләде. Ул Федераль Татар милли-мәдәни автономия җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов исеменнән Рәхмәт хатларын тапшырды. Аларга Мәүлидә Фәйрузова, Светлана Борһанова, Рифкать Шакиров лаек булды. Ә Зөлфәт Арсланов, Рамил Низамов, Фәрит Габдрахманов, Илназ Садыйков, Эльвира һәм Артур Лотфуллиннар, Әлфирә Әгъзамова, Зәринә Вакилова, Рәзилә Каерова, Әнисә Ваһапова, Нурия Хәбибуллина, Марат Исламгалиев, Фаил Исламгалиев, Александр Орехов, Юлия Седовага милли-мәдәни автономиянең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Удмуртиянең татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Илсур Миңнемуллин: «Сез үз яныгызга белемле, татар милләтенә битараф булмаган кешеләрне туплагансыз. Сездә генә мәдәният үзәге, музей бар. Бу — сезнең иреш­кән уңышлар, тырыш хезмәт нәти­җәсе. Афәрин, рәхмәт сезгә!» — ди­де. «Хөрмәтле Виктор Михайлович, татар халкына ярдәм иткәнегез, таяныч булуыгыз өчен рәхмәт, — дип, залда утыручы шәһәр башлыгына мөрәҗәгать итте. «Сарапулда 2 мәчет, җыр-бию коллективлары эшли. Бу — зур мәртәбә. Һәр районның татар оешмалары үзара элемтәдә тора, күрешеп, киңәшеп, тәҗрибә уртаклашып яши. Шулай бердәм булганда гына көчле без», — дип сөйләде ул. Нәҗип Камалов, Рәфис һәм Әлфия Галимовлар, Асия Әхмә­диева, Гөлсинә Садыйкова, Гамилә Нәбиева, Азат Насыйров, Ильвира Сәлимҗанова, Роберт Рыбаков, Эльвира Каерова, Вәҗиһә Заһидуллинага Рәхмәт хатлары тапшырды.
Сарапул шәһәренең мәдәният, спорт, һәм яшьләр сәясәте идарә җитәкчесе Игорь Манылов: «Татар милли-мәдәни автономиясенең Сарапул бүлеге биредәге оешмалар арасында башкарган эшләре, активлыгы буенча алдынгы сафта. Гөрләтеп шәһәр, республика Сабантуйларын уздыралар. Татар үзешчән ансамбльләре шәһәрдә узган бер чарадан да читтә калмыйлар, дәртле җыр-биюләре, зәвыклы милли киемнәре белән һәр чараны бизиләр. Яшьләр оешмасы да сынатмый. Заман технологияләре үсеш ала. Быел җәй яшьләр оешмасы тарафыннан татар телен өйрәтү буенча онлайн – мәктәп эшли башлаячак. Татар хәрәкәтенә яңадан-яңа матур проектлар, армый-талмый эшләвегезне, сәламәтлек, уңышлар телим» , – дип сөйләде. Ул Хаҗия Нәбиева, Хәлимә Сәгъ­диева, Флария Вәгыйзова, Нәсимә һәм Розалия Төхвәтуллиналар, За­һи­рә Рәшитова, Татьяна Беляе­вага Рәхмәт хатлары тапшырды. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенең Сарапул бүлеге исеменнән Гамбәрия Шәяхмәтова, Айгөл Стрекаловская, Зинфирә Хәбибуллина, Фелүн һәм Айгөл Шәйхелисламовлар, Эльвира Теребева, Елена Шохина, Наталья Шад­рина, Саниф Сәлахов, Рөстәм Вәлиевләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Сәхнә түренә Сарапул татар иҗтимагый үзәген юбилей белән котларга республикабыз районнарында эшләп килүче татар оешмалары җитәкчеләре күтәрелде. Уральский поселогыннан Нәзлия Лотфуллина, Камбаркадан Тәлгать Салахов, Воткинскидан Рафаэль Фәтхуллин, Можгадан Руслан Галиев котлау­ларын, изге теләкләрен җиткерделәр.
Тәлгать Салахов үзенең чыгышын Сарапул шәһәрендә иҗтимагый үзәккә нигез салган аксакал мил­ләттәшебез Нәҗип Камаловны тәбрикләүдән башлады. «Ничә еллар инде без аның белән элемтәдә торабыз. Ул Кама авылына еш килә. Килгән саен татар милләтенә кагылышлы әһәмиятле китаплар, газета-журналлар алып килә. Кама халкыннан аңа кайнар сәламемне җиткерәсем килә. Без аны бик хөрмәт итәбез, сәламәтлек, озын гомер телибез.
Мөхтәрәм кардәшләр! Менә минем кулымда «Яңарыш» газетасы. Дөресен генә әйткәндә, ул – безнең Удмуртиядәге милли хәрәкәтнең йөрәге һәм кан тамырлары. Аның йөрәге Ижауда булса, ә тамырлары төрле-төрле тарафларга – районнарга үтеп керә. Камбаркада да «Яңарыш»ның һәр санын укып торабыз. Менә шушы газетада «Сарапулда Татар иҗтимагый үзәге һәм милли автономия бергә кушылды», — дип язылган иде. Мин әлеге хәбәрне укып, бик сөендем. Ике аерым оешма булганда, халык бүленергә, аерылырга мөмкин, дип уйлыйм. Ижау­да татарлар саны күбрәк, анда берничә оешма эшләгәндә дә артык булмас. Ә 7 меңнән артык татар халкы яшәгән Сарапул районында бер оешма эшләгәндә, ул күпкә бердәмрәк, оешканрак булыр», — диде ул һәм үзенең матур теләкләрен, бүләкләрен тапшырды.
Можгадан Фәридә Аникина, Руслан Галиев Сарапул татар иҗ­тимагый үзәгенең башкарган эш­ләренә уңай бәя биреп үттеләр. Үза­ра аралашып, тәҗрибә уртаклашып яшәүнең әһәмиятен ассызыклады Руслан Галиев, Сарапулда эшләп килгән музей эшчәнлегенә тукталып: «Мондый музей Можгада юк, әмма музей булдыру хыялы бар. Без сезгә килеп өйрәнербез, мөгаен», — диде.

Районнардан килгән кунаклар музыкаль бүләкләрен дә тәкъдим иттеләр. Кичәне Сарапул шәһәрендә эшләп килгән «Чулман» бию төркеме, «Мирас» җыр төркеме (җитәкчесе Мәүлидә Фәй­­рузова), «Яшьлек» ансамбле (җитәкчесе Зәринә Вакилова), «Радость» халык ансамбле (җитәкчесе Татьяна Беляева) чыгышлары бизәде.

Элмира Нигъмәтҗан

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*