Сарманның Иске Кәшер авыл җирлегендә истәлекле, тарихка уелып кала торган вакыйга булды. Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбенә тантаналы төстә Муса Җәлилнең көрәштәше, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры Зиннәт Хәсәнов исеме бирелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Туган илнең иминлеге өчен көрәштә тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән якташыбызның исемен мәктәпкә бирү — яшь буынга илебезнең каһарман уллары турында сөйләүнең, алар истәлеген мәңгеләштерүнең күркәм ысулы булып тора», диелгән хәбәрдә.