tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сарманның Иске Кәшер мәктәбенә герой исеме бирелде
Сарманның Иске Кәшер мәктәбенә герой исеме бирелде

Сарманның Иске Кәшер мәктәбенә герой исеме бирелде

Сарманның Иске Кәшер авыл җирлегендә истәлекле, тарихка уелып кала торган вакыйга булды. Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбенә тантаналы төстә Муса Җәлилнең көрәштәше, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры Зиннәт Хәсәнов исеме бирелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Туган илнең иминлеге өчен көрәштә тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән якташыбызның исемен мәктәпкә бирү — яшь буынга илебезнең каһарман уллары турында сөйләүнең, алар истәлеген мәңгеләштерүнең күркәм ысулы булып тора», диелгән хәбәрдә.

sarman-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*