tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сарманның моңлы сандугачы
Сарманның моңлы сандугачы

Сарманның моңлы сандугачы

Татар халкының мәшһүр җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировны еш кына “Сарманның моңлы сандугачы”, “халкыбыз илһамы” дип йөртәләр. Татарны гына түгел, ә тугандаш төрек, башкорт, казакъ, үзбәк, кыргыз, төркмән, әзәрбайҗан һәм башка бик күп төрки халыкларны да үз моңы белән әсир итә алган шәхес ул. Җырчы үз заманында башка милләт вәкилләрен дә әледән-әле шаккатырып тора. Менә берничә мисал: 1974 елда дөньяның бөек музыканты Мстислав Ростропович беркемгә дә әйтмичә генә Илһам Шакировның бөтен Мәскәү музыка сөючеләрен аякка бастырган концертына килә. Анда Илһамның «Кара урман»ны башкаруын тыңлый һәм шакката. Концерт беткәч, ул сәхнә артына керә һәм Илһамның «Кара урман»ны башкаруына соклануын белдереп: «Ты убил меня этой песней», – ди. Бөек музыкант бөек татар җырчысы белән икәү төшкән фотога автограф язып бирә. Бу фото Илһам Шакиров архивында бүген дә кадерләп саклана.

Озак еллар Татарстан дәүләт симфоник оркестрын җитәкләгән     атаклы дирижёр Натан Рахлин да Илһам Шакировка хөрмәт йөзеннән автографлы фотосын бүләк итә. Анда: «Любимому Ильгаму — от Натана», – дип язылган. Бу — талантлы музыкантның талантлы җырчыга мөнәсәбәтен ачык күрсәтә.

Илһам Гыйльметдин улы Шакиров 1935 елның 15 февралендә Татарстан АССРның Сарман районы Яңа Бүләк авылында тимерче гаиләсендә дөньяга килә. Яшьтән үк җыр, музыка белән мавыга.         Илһам Шакировның татар җыр сәнгатендә үз мәктәбе, үз юлы бар. Ул халкыбызның хәтер түрендә онытылып яткан әллә никадәр көй-җырларын яңадан халкына кайтарды. «Кара урман», «Син сазыңны уйнадың», «Әллүки», «Туган тел», «Сәрбиназ», «Туган авыл», «Кораб», «Бер алманы бишкә бүләек» кебек матур көйләр халык күңелен яулады.
И.Шакиров иҗатында, татар халык җырлары белән беррәттән, татар композиторларының әсәрләре һәм эстрада җырлары да зур урын ала. Ул үзе иҗат иткән «Гөлмәрьям» (Г.Афзал сүз.), «Сәлам сезгә», «Очрашу җыры» (Г.Зәйнашева сүз.) һәм «Идел буе каеннары» (Ә.Ерикәй сүзләре) кебек үзенчәлекле җырлар тиз арада тамашачы тарафыннан яратып кабул ителделәр.

Татар сәнгате турында сүз барганда без: «Шигърияттә – Тукай, музыкада – Сәйдәш, сынлы сәнгатьтә – Урманче, сәхнәләрдә — Илһам», – дип әйтергә яратабыз. Бу билгеләмә бүген генә туган күренеш түгел. Әле узган гасырның утызынчы елларында ук күренекле татар язучысы Гадел Кутуй Салих Сәйдәшев иҗатына багышланган бер мәкаләсендә, татар шигъриятен билгеләүче – Тукай, музыкасын билгеләүче – Сәйдәш, дигән фикерне җиткерә. Илленче елларда сәнгать белгечләре бу билгеләмәне үстереп «шигърияттә – Тукай, музыкада – Сәйдәш, сынлы сәнгатьтә — Урманче» дип язалар. Алтмышынчы елларда җырчы артистларыбыз турында даими рәвештә мәкаләләр язып торган күренекле шагыйрь Сибгат Хәким бу билгеләмәгә Илһам Шакиров исемен дә өстәде.

                    Нинди нәселдән син – бөек җырчы?

Бөек җырчыбыз Илһам Шакиров исемен, аның җыр-моңнарын никадәр генә яхшы белсәк тә, аңа чиксез соклансак та, күбебез әле нәсел-нәсәбе, тарихи әби-бабалары турында аз беләбез.

2005 елда, Илһам Шакировка 70 яшь тулу уңаеннан, Татарстан Республикасының татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча «Җыен» фонды җырчыга багышлап китап чыгарган иде. Бу эш күренекле язучы, бөек шәхесләребезнең борынгы нәсел-нәсәпләрен архивлардан эзләп табып тәртипкә салучы галим Дамир Гарифуллинга йөкләнә. Ул Илһам Шакировның атасы ягыннан сигез буын бабаларын ачыклый: Илһамның әтисе Гыйльметдиннең әтисе Габделнасыйр. Аның әтисе Габделхалыйк. Дамир Гарифуллин тарафыннан Теләнче Тамак авылында табылган ике китап эченнән чыккан кәгазьләрдә Илһам Шакировның бу бабаларының балалары, оныклары һәм оныкларының балалары турында мәгълүматлар бар. Аларның барысы 80 кешегә җыела. Ә Илһамның дүртенче, бишенче, алтынчы, җиденче, сигезенче буын бабаларының (Габделгазиз бине Габдулла бине Ишкилде бине Үтәгән бине Алпар) бала-чагалары турында мәгълүмат юк.

Җырчы үзе Сарман районының Яңа Бүләк авылында туып-үсә (хәзер бу авыл Тукай районына керә). Ә әтисе Гыйльметдин күрше Таулык авылыннан. Ул 1927 нче елда  гаиләсе, авылдашлары белән бергә Яңа Бүләк авылына күчеп килгән. 1935нче елның 15 нче февралендә шушы авылда Илhам алтынчы бала булып дөньяга аваз сала.

Җырчының әтисе тирә-якка билгеле тимерче булган. Ул чиләк, комган, чүмеч ясау, самовар, йозак төзәтү, савытларга тотка кую кебек эшләрне бик оста башкара.

1935 елның март аенда Яңа Бүләк авылы Сарман районыннан Яңа Ворошилов районы составына күчә. Тынгысыз еллар башлана. Ил өстенә килгән кара болытлар Яңа Бүләк авылын да читләтеп үтми. Бүләк авылында да халык дошманнарын кулга алалар. Шуларның берсе – авыл тимерчесе Илhам Шакировның әтисе Гыйльметдин Шакиров була. Аны Советка, колхозга каршы агитациядә гаепләп, 8 елга төрмәгә утырталар. Бу вакытта Илhамга ике яшь ярым гына була.

Гыйльметдин Шакировка кабат балаларын, хатынын күрергә насыйп булмый. 1940 нчы елның мартында 5 нче номерлы хезмәт белән төзәтү колониясендә ачлыктан һәм авырудан газапланып якты дөньядан китеп бара. һәм ул, әлбәттә, әтисен хәтерләп бетерми.

Гаиләдәге алты баланы тәрбияләп үстерү Илһамның әнисе Нуриәсма өстенә төшә. Ул чактагы газапларны Илһам еш искә ала. Булачак җырчы авылдан-авылга хәер сорашып та йөри, үзе һәм абыйсы үргән чабата сатып та аз-маз тамак туйдыралар.  Ул чакта авылдан-авылга соранып йөргән хәерчеләрнең күп булуы аркасында Илһам кебек бәләкәй генә малайга хәерне бик күп тамызмыйлар. «Җырлый белүемнең файдасын мин шул чакларда ук күрдем — хәерчелектә йөргәндә моңлы итеп җырлап җибәрсәм, мине кызганып каткан ипи сыныкларын һәм чикмәнле пешкән бәрәңгене башка хәерчеләргә караганда күбрәк бирәләр иде», – дип хәтерли ул. Болар – атаклы Илһам Шакировның беренче гонорарлары була.

                             Моң дөньясына илткән юл

      Сугыш тәмамланганнан соң, җырга гашыйк Илһам Шакиров күрше Теләнче Тамак мәктәбендә урта белем ала. Укыганда көн саен булмаса да, атнага берничә мәртәбә  туганнарын, туган йортын сагынып Яңа Бүләккә кайта. Юлда һәрвакыт япа-ялгызы бар тавышына җырлап йөри ул.

Илһам Шакиров 1954 елны Казанга, музыка училищесына юл ала. Ул Казанга китүен беркемгә дә әйтмичә авылыннан качып диярлек чыгып китә. Моңа кадәр инде ул Теләнче Тамак мәктәбе үзешчән түгәрәгендә катнашып, тирә-як авыл сәхнәләрендә, туйларда беренче чирканчык ала, җыры белән авыл кешеләрен шаккатырган була.

Училищеның беренче курсында ук Илһам Шакировны Татарстан радиосына чакырып эфирдан җырлата башлыйлар. Озак та үтми, радиокомитетка радиотыңлаучыларның йөзәрләгән хатлары ява. Аларның барысы да радиодан Илһам Шакировны кабат-кабат җырлатуларын сорыйлар.

Яшь егет өчен ул чорда көндәлек тормыш алып бару, кием-салым юнәтү, тамак туйдыру бик җиңел булмый. Музыка училищесында укыган еллар турында күренекле татар композиторы Фасил Әхмәтов «Без өчәү идек» дигән мәкаләсендә Илһам Шакиров турында болай дип искә ала: «Аның торыр җире дә юк иде, без аны шул училищеның подвалында яшәүче ятимә апаның бер бүлмәле фатирына урнаштырдык.

Ел буена аның аягыннан шул кирза итек төшмәде. Менә шундый иде яшь Илһам Шакиров. Мирсәет Яруллин, мин, ул — өчәү бергә Кекин йорты ашханәсенә йөрибез, беребезнең акча бетсә, икенчебездә кырып-себереп табыла…»

Илһам Шакиров җырчы буларак, киң аудиториягә нәкъ менә радио аша таныла. Әмма ул чын профессиональ җырчы булу өчен радио тыңлаучыларның йөзләгән, меңләгән мактау хатлары гына җитмәячәген яхшы аңлый һәм музыка училищесының беренче курсын тәмамлауга ук, Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә. Анда ул чит ил, рус һәм татар композиторларының классик әсәрләре белән таныша, рояльдә башка студентлардан яхшырак, профессиональ дәрәҗәдә уйный, музыка теориясен һәм тарихын тирәнтен өйрәнә. Консерваториядә ул тәҗрибәле музыка укытучысы Елена Абросимовадан дәресләр ала, аның иң яраткан укучысы була.

Консерваториядә укыганда аны танылган татар композиторы Мансур Мозаффаров аеруча якын итә. Ул Илһам Шакиров өчен махсус җырлар яза.

Инде иҗади яктан шактый өлгергән һәм халык арасында танылуга ирешкән җырчы консерваториядә укыган һәм аны тәмамлап Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшләгән чакларында ел буенча диярлек гастрольләрдән кайтып керми. Бу чорда ул Татарстан һәм Башкортстанның бөтен татар авылларында диярлек концертлар куя, СССРның төп шәһәрләрендә һәм татарлар тупланып яши торган төбәкләрендә чыгышлар ясый, чит илләргә турнега чыга. Хельсинки, Истанбул, Киев, Баку, Ашхабад, Ташкент, Фрунзе, Алма-Ата; Россиядә: Мәскәү, Ленинград, Саратов, Әстерхан, Уфа, Куйбышев, Омск, Новосибирск, Томск, Красноярск, Иркутск, Владивосток һәм башка йөзләрчә кечерәк шәһәрләр, меңнәрчә авыллар.

Шушы бетмәс-төкәнмәс гастрольләрдәге сәхнәләрдә, радио һәм телевидениедә башкарган, патефон тәлинкәләренә язылган йөзләрчә исемдәге җырлары белән Илһам Шакиров халык мәхәббәтен казана.

Әмма иң мөһиме — Илһам Шакиров һәр җырында туган татар халкының бәгыреннән ташып чыккан илаһи моңны, көйне үзенә генә хас булган кабатланмас тавыш, көчле рух белән тамашачы күңеленең иң тирән, иң нечкә кылларын тибрәтә, шуның белән чын халык җырчысы биеклегенә күтәрелә. Әгәр дә Илһам Шакиров бер генә дәүләт бүләге алмаган булса да, барыбер «халык җырчысы» дигән бөек исемне йөртер иде. Ләкин Татарстан хакимияте Илһам Шакиров иҗатын һәрвакыт югары бәяләп килде. Республикабыз хөкүмәте тәкъдиме белән ул «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исемне алды, «Россиянең халык артисты» булды, аңа республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде. 2000 елның 28 апрелендә Россия мәдәният министрлыгы һәм музыка сәнгатен үстерү буенча Чайковский исемендәге фонд Илһам Шакировка Россиядәге иң дәрәҗәле бүләкләрнең берсе булган «Алтын Апполон» премиясен тапшырды.

«Алтын Апполон» премиясен алганда инде Илһам Шакировка 65 яшь иде. Профессиональ җырчы өчен бу шактый зур яшь. Гадәттә, җырчылар иҗаты 40-45 яшьтә табигый рәвештә сүрелә башлый, күп җырчылар инде бу яшьтә сәхнәгә бик сирәк чыгалар. Табигать Илһам Шакировка тавышны шул кадәр мул итеп биргән, ул гомер буе сәхнәдә фонограмма да кулланмый. Сиксән яшенә җиткәч тә артистның сәхнәдә һаман табигать биргән үз тавышы белән җырлавы күпләрне гаҗәпкә калдыра, чиксез сокландыра.

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденының беренчесе аңа тапшырыла. Беренче Президентыбыз М.Шәймиев үз чыгышында болай ди: “Тирәннән уйлап карасак, Илһам, син инде тере легендага әйләнеп барасың. Безнең бөек иҗади шәхесләребез барысы да вакытында кадер-хөрмәт күрә алмаган, бәлкем әле хәзер дә игътибарыбыз җитеп бетмидер. Бәхеткә, синең белән мондый хәл булмагандыр дип уйлыйм. Халык сине исән көе мәңгеләштерә. Бу – зур хөрмәт чагылышы.”

                         

                 Кеше китте-җыры калды

 Халкыбызның “моңлы сандугачы” Илһам Шакиров 2019 нчы елның 16 гыйнваренда 83 яшендә безнең арабыздан китеп барды. Үзе китте, моңы калды. Ул салып калдырган сукмактан татар сәнгатенең бар тәмен, кадерен белгән яшьләр атлый. Илһам Шакиров иҗатына баш иеп халкы аның исемен мәңгеләштерә. Җырчының исеме урамнарга бирелә. Казанда яңа төзелгән иң зур концерт залы аның исемен йөртә. Илһам Шакиров исемендәге мәртәбәле конкурслар барлыкка килә. Җырчыны туган ягы – Сарманда да онытмыйлар. Һәйкәлен, музеен булдырдылар,  «Илһам чишмәсе» дип аталучы бәйге оештыралар. Быел ул инде 4нче тапкыр оештырыла. Иң беренче мәртәбә конкурс 2020 елда районара дәрәҗәдә генә узган иде. Ләкин 2 ел элек төп иганәчеләр – җырчының якташлары Миләүшә белән Илдар Гамировлар гаиләсе тырышлыгын күреп алып, Бөтендөнья татар конгрессы бәйгене югарырак дәрәҗәдә, төбәкара итеп уздырырга карар кылды.

Бәйге 2 этаптан тора: беренче этапта катнашучылар Илһам Шакиров репертуарыннан 2 җыр башкарып видео җибәрергә тиеш, чакырылган жюри әгъзалары әлеге видеоларны карап, җиңүчеләрне билгели, призлы урын яулаган катнашучыларны Сарман мәдәният йортында тантаналы рәвештә бүләкләячәкләр. Бәйге 6 яшьтән 21 яшькәчә башкаручылар арасында оештырыла. Шунысы куанычлы, бәйгегә Татарстаннан гына түгел, Башкортстан, Удмуртия, Чувашия республикалары, Ханты-Манси автономияле округы, Пенза, Ульяновск, Ростов, Пермь, Омск, Киров, Новосибирск өлкәләре, Мәскәү шәһәреннән дә Илһам ага җырларын яратып башкаручы яшьләр кушылды. Димәк, татарның мәшһүр җырчысы бүләк итеп калдырган моңлы җырларыбыз онытылмаячак. Алар белән бергә “Сарманның моңлы сандугачы” Илһам Шакиров та киләчәк буын күңелендә үз урынын алыр дигән ышанычыбызны югалтмыйбыз.

 

                                             Язманы Энҗе Шәйхетдинова туплады

 

 

 

                                           

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*