tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җәлил хатлары
Җәлил хатлары

Җәлил хатлары

Быел каһарман язучы Муса Җәлилнең тууына 118 ел. 15 февраль көнне илебезнең күпчелек регионнарында, татарлар яшәгән чит илләрдә патриот-шагыйрь истәлегенә бихисап күп чаралар уза. Үз чиратында “Татарлар” гәҗите дә батыр, талантлы милләттәшебезнең хәтер утын сүндерми. Бүгенге без укучыларыбызга Муса Җәлилнең төрле елларда язган хатларын тәкъдим итәбез.

Әмирхан Еникигә,
1932 ел, 28 декабрь

Әмир! Мин кайтып җиткәч тә сиңа хат язармын дип уйлаган идем. Әллә ничек, көндәлек эш арасында чумып киттем дә, хат язу шушы көнгә хәтле кичекте. Ничаво, әгәр үзең җавапны соңлатмый торган булсаң, мин һәрвакыт хат язып торырмын. Хатта башлап сине кызыксындырган нәрсә, билгеле, язучылар тормышы булыр. Мин сиңа Мәскәү оештыру комитеты каршындагы вак милләтләр комиссиясе янында татар язучылары группасы оештырылганны әйткән идем. Ул группаның бюросына Шамил (авт. Шамил Госманов), Толымбай (авт. Гомәр Толымбай) һәм мин сайландык. Ләкин әле бюро бер эшкә дә башлаганы юк. Мин ул Толымбай белән эшләвемә бер дә зур ышаныч белән карамыйм. Авыр булыр аның белән. Бюро инициативасы белән түгел, «Коммунист» гәзите һәм шагыйрьләрнең үз инициативасы белән шагыйрьләрнең иҗат кичәсен гадәткә кертү башланды. Өченче көн Әхмәт Фәезнең (авт. Әхмәт Фәйзи) шигырьләрен уку һәм тикшерүгә багышлап бер кичә үткәрдек. Башка шагыйрьләрнең дә үткәрелер. «Интернационал»ның татарчасын язуга оештырылган конкурсның жюрисы эшләп ята. Аның бөтен эшен мин алып барам. Жюриның эше 15/I белән 1/II арасында бетәргә тиеш. Иртәгә вак милләт язучыларының киң киңәшмәсе уздырыла. Нәшриятларның докладын тыңлыйбыз. Мәскәү күләмендә бер татар әдәби кичәсе үткәрүгә әзерлек бара. Ничек булып чыгар. Менә шулай, үзара кыймылдап ятабыз. Язучылар яза. Үзара бик дус яшибез һәм бер-беребезнекен укып, танышып торабыз.

Мин һаман «Октябрь баласы»нда. Журналның хәле тулай алганда яхшы булса да, әдәби көчләр катышмавы бик начар, Әмир! Давай яз әле бер хикәя! Моны бик җитди һәм бик ялынып әйтәм. Балалар өчен бер хикәя язып ташлачы! Бик зур хезмәт булыр ул. Бик матур итеп басарбыз. Көтеп калам. Хат яз. Адрес (редакция). Москва, центр. Новая площадь, д.6/8, Издательство «Молодая гвардия», редакция «Октябрь баласы» (лично). Хуш! Муса. 28/XI-32. Хат яз!

Ә, тукта әле, Әмир! Мин сиңа бер йомышымны әйтергә онытканмын икән. Миңа Ченәкәй сөйләгән иде, синең мех халкы белән бәйләнеш шәп булса кирәк. Мин бу кышны пальтосыз чыгам бит, малай! Син мине якын һәм дус күреп, бер ярдәмем тисен дип уйласаң, менә шундый эш эшли алмассыңмы? Ягъни әнә шул үзең кигән төсле бер мехтан (эче, тышы яхшы мех) кышкы кием эшләтеп алып булмасмы? Хакы 300–400 гә булсын иде дә, үзе күзгә-башка матур һәм яхшы булсын иде. Шуны эшләтеп булмасмы? Шул турыда кулыңнан килерлек булса, зинһар өчен, бер конкрет ярдәм күрсәтче! Муса

————————————————————-

 Хәсән Туфанга,
1936 ел, 1 сентябрь

Туфан дускай! Хатың безне Кавказда килеп тапты. Без алай иттек, болай иттек – ахыр килеп Кавказга барырга булдык. Бергәләп тырыша торгач, аз-маз акча да җыйналды. Литфондтан дүртәр йөз сумлы ике путевка алдык та Әминә белән икәү сентябрь 7сендә Кавказга тайдык. Шулай итеп хәзер без Гаграда. Синең хатың Мәскәүгә килгән. Анда бераз көтеп ятканяткан да, безне эзләп монда килгән. Синең хатың безнең кәефне бик күтәрде. Мин дә, Әминә дә сиңа хатың һәм җылы дуслыгың өчен кат-кат рәхмәт әйтәбез. Безнең тормыш элеккечә, артык зур үзгәрешләр һәм элеккечә тынычсыз, борчулы ага. Безне тагын, җитмәсә, юлда бик каты таладылар. Кавказга килгәндә, юлда безнең иң кыйбатлы әйберләребез тулы зур чемоданыбызны урладылар. Аның эчендә 2500 сумлык яхшы киемнәребез, костюмнарыбыз, әйберләребез бар иде. Монда да бик ярлы гына, киемнәр-нисез ял итеп яткан булабыз. 10 сында инде Мәскәүгә кайтабыз. Элеккечә студиядә эшли башлыйм. Синең әдәбият мәсьәләләре буенча язган тәкъдимнәреңә тулысынча кушылам. Кулымнан килгәнчә һәрвакыт кулга-кул тотынышып эшләргә әзермен. Хәзергә әле мин «Алтынчәч» операсының либреттосын эшләдем. Борынгы әкият моментларын, әкият телен файдалануда аеруча уңышлы бер эш булып чыкты. «Директор һәм кояш»ны бераз яңартып эшлим. «Джим» дигән кечкенә поэма яздым. Тик «Совет әдәбияты» һәм Язучылар союзы правлениесендә элекке төркемчелек элементлары нигезсез, принципсыз читләтү, чагу элементлары бетәргә тиеш инде. Кави Нәҗминең председатель башы белән миңа «контрреволюцион чыгышка юл куйды» дип чеп-чи яла ягып чыгуы кебек методларын мин тыныч кабул итә алмыйм. Г. Галинең дә минем язган әйберләргә шундый игътибарсыз төкереп караулары миңа файдага түгел («Директор һәм кояш», «Җиһан апа»– ике зур әйбер, икесе дә басылмады һәм җавапсыз калды). Син, иң объектив һәм туры фикерле дусым, үз чиратыңда мондый элементларга каршы көрәшсәң икән. Ә гомумән поэзиядә бергә-бергә эшләп, без…[хатның дәвамы сакланмаган]

____________________________________________________

 Хатыны Әминә Җәлиловага,
1942 ел, 26 февраль, Мәскәү

 Кадерле Әминәм!

Минем сугышчан дустым ип. Кульметов Бари бүген Казан аркылы Хабаровскига китә. Аның семьясы безнең күрше генә йортта тора. Бу хатны аның аркылы җибәрергә булдым.

Мин сиңа бик күп хатлар яздым. Күптән түгел генә «Көндәлектән бер бит» тә җибәргән идем, конверт бик калын булып чыкты, барып җитмәгәндер, мөгаен. Чулпаныма да күп открыткалар җибәрдем. Ләкин сездән бернинди җавап юк. Сез яки Столешников адресы белән (мин анда баргалыйм бит) яки Загорянск адресы белән яза аласыз. Мин бит казармада торам (адрес: 5-й Донской проезд, д. 7. ВПУ им. Ленина), әтиләрнең адресы булганда, минем адрес белән язуның кирәге юк. Элек язганымча, без казармада армия тормышы белән яшибез. Дисциплана каты. Шәһәргә чыгарга бик сирәк (атнасына бер-ике мәртәбә генә) рөхсәт ителә, анда да бер-ике сәгатькә генә. Әни белән, записка аркылы алдан сөйләшеп куелганча, Столешниковта очрашабыз…

Турысын әйткәндә, ашау ягы монда бик начар.Очсыз-кырыйсыз чират. Шуңа күрә бу резервта билгесез бер хәлдә яту мине күптән туйдырып бетерде инде. Һәр көнне группалап фронтка яки кайберәүләрне (сирәк кенә) Көнчыгышка җибәрәләр. Миңа направление һаман да юк әле. Һәр көн чакыру көтеп торам.

Фадеев белән сөйләштем һәм шагыйрь Липкин аркылы генерал-полковник Городовиков белән сөйләштем.Милли частьларны формировать итү аңа тапшырылган икән. Мине татар-башкорт частена җибәрүләрен сорадым… Фадеев мине «Кызыл Татарстан»ның спец.военкоры итеп билгеләргә тәкъдим итүен әйткән иде…

Гослитиздат миңа рус телендә кечкенә генә җыентык хәзерләргә тәкъдим итте һәм аны Москвада чыгарачагын әйтте. Мин көн-төн шул эш белән утырам. Яңа шигырьләр язам, подстрочниклар ясыйм. Ун яңа шигырь яздым. Синең ярдәм итүеңне дә сораган идем, ләкин синнән җавап юк. Бик тиз генә менә шушыларны эшләвеңне сорыйм.

1) Минем «Тупчы анты» дигән шигырем бар. «Кызыл Татарстан»да басылып чыккан иде, Кашшафта да бар ул. Син аны табып, подстрочник тәрҗемә яса (Кутуй ярдәмендә) һәм оригиналы белән бергә тиз арада миңа җибәр. Бик тиз җибәр…
2) «Джим» дигән шигырьнең дә русчага тәрҗемәсен эзләп тап (Липкин тәрҗемәсе). Ул кара тышлы зур папка эчендә булыр, 1938 елда «Поэты Татарии» дигән җыентыкта да басылды…

Гыйнвар ае һәм декабрьнең яртысы өчен акча алдым 800 сум. Сиңа акча кирәк булса, җибәрермен. Тизрәк әйтеп яз!.. Әгәр кирәк булмый икән, миндә бер идея туды: Чулпаныма бүләк алырга, туган көненә. Монда Военторгта 850 сумга балалар пианиносы бар, чын пианино үзе, тик күләме генә кечкенә. Бик матур! Хәзергә, минемчә, шул пианинода уйнап торырга мөмкин. Мин, моны сезгә әйтмичә генә, сюрприз ясамакчы булган идем. Ләкин синең киңәштән башка алырга батырчылык итмәдем, серне ачарга булдым. Алырга кирәк, минемчә. Чын пианино бит ул. Февраль, март айларына алган акчаны саклап тотам да 10 апрельгә алам. Үзеңнең фикереңне яз!..
Үбеп Мусаң.

_________________________________________________________

 Кызы Чулпан Җәлиловага,
1942 ел, 28 февраль

Сөеклем минем, Чулпаным!
Ниһаять, мин фашист каһәрләрне тукмарга фронтка киттем. Син, мөгаен, киноларда буласың һәм күрәсең: ничек безнекеләр фашистларны кыйныйлар һәм җирләребездән куып чыгаралар. Мин дә шулай сугышачакмын. Аларны куып чыгаргач һәм җиңгәч, мин өйгә кайтырмын. Синең туган көнеңне бәйрәм итәрбез. Мин сиңа бик яхшы бүләк бирергә җыенган идем, кайткач бирермен. Ярый, хәзергә, минем кадерлем, күрешкәнчегә! Мин инде вагонга утырам.
Кысып үбәм. Әтиең. Мин Ленинград янындагы фронтка киттем.

_______________________________________________________________

Кызы Чулпан Җәлиловага,
1942 ел, март

Сөекле Чулпаным!
Хатың өчен зур рәхмәт. Миңа андый хатларны күбрәк яз. Мин аларны укып бик шатланам. Походтан кайткач, хатны күп итеп язармын, рәсемле әкият тә язармын. Сине көн саен төшемдә күрәм, һәм икәү Ялтада ял иткән чаклар, тауга менүләр, диңгездә коенулар искә төшә. Икәүләп шигырь язуыбыз, Казанкада көймәдә йөрүебезне хәтерлим, сагынып куям. Мин озак тормам инде, тиздән фашистларны тар-мар итәрбез дә кайтырмын, тагын бергә йөрербез. Хәзергә сиңа акча җибәрәм, әниең үзеңә күлмәкләр, уенчыклар алыр.
Кысып үбәм. Әтиең.

 

Сәхифәне Булат Ибраһим әзерләде, “Татарлар” гәҗите

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*