Санкт-Петербургның талантлы рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Елена Сайтбагинаның иҗаты игътибарга лаек. Ул ясаган портретлар арасында татар тарихында тирән эз калдырган шәхес образлары да байтак.
Елена Сайтбагина 2000 елда Санкт-Петербургның Н.К.Рерих исемендәге сынлы сәнгать училищесын тәмамлаган. «Бу училищеда укырга теләүчеләр һәрчак күп, чөнки ул каладагы уңышлы уку йорты дип санала, – дип аңлатты рәссам үз карарын. – Аннан соң мин инде 2007 елда Санкт-Петербургның А.Л.Штиглиц исемендәге сәнгать-сәнәгать академиясен тәмамладым». Елена бүгенге көндә – ирекле рәссам.
Ул мәдәният һәм массакүләм коммуникацияләр үсешенә зур өлеш керткәне өчен РФ Мәдәният һәм массакүләм коммуникация министрлыгының Мактау грамотасына, мәдәният үсешенә һәм милли мәдәнияткә зур өлеш керткәне өчен ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә лаек булган. Аңа шулай ук Санкт-Петербург губернаторы һәм Санкт-Петербург мәдәният комитеты Рәхмәт хаты да тапшырылган.
Елена катнаш гаиләдә үскән. «Мин 1981 елның 6 июлендә Пушкин шәһәрендә дөньяга килгәнмен. Әнием Инна Федор кызы тумышы белән Брянск өлкәсеннән, ә әтием Әнвәр Ризван улы – Омск шәһәреннән, ул себер татары. Алар Ленинградта танышып, гаилә корганнар. Гаиләдә мин үзем генә түгел, апам Татьяна да бар. Без аның белән бик дус. Дөрес, апам табиблек өлкәсен сайлады, ул тире авыруларын дәвалый. Ә мин сабый чактан бирле ясадым, ике яшемнән үк. Диварларны, үз өстемдәге киемнәрне, идәнне рәсемнәр белән чуарладым, бәхеткә, сүз әйтүче, ачуланып, тыючы булмады. Әниебез бу вакытта балалар бакчасында эшләде, аның да рәсем ясауга сәләте бар, шуңа күрә аның үзенә дә балалар бакчасын бәйрәмчә бизәргә туры килә иде. Әни ягыннан дәү әтием дә үзешчән рәссам иде, кечкенә чагымда аның күренекле кылкаләм осталары картиналарының искиткеч күчермәләрен ясаганын да карап торганым булгалады, рәссамлык мине һәрчак үзенә тартты. Әти-әни сәләтләремне үстерү өчен балалар сынлы сәнгать мәктәбендә дә укытты.
Уку йортларын тәмамлагач та дизайнер һөнәрен сайлап, хезмәт куя башладым. Белгечлегем буенча да мин дә график-дизайнер бит. Ләкин шулай килеп чыга бит инде ул: әлеге һөнәрдә булуым мине картиналар язудан һич тә читләштерә алмады. Киресенчә, минем һәр көн матур картиналар иҗат итәсем килде.
Гаилә кордым һәм кызыбыз Ирина туды. Бераздан янә сынлы сәнгать белән бәйле иҗатыма әйләнеп кайттым. Ул чорда күп портретлар яздым. Чөнки халыкта акча бар иде һәм күпләр үзләренең сурәтен киндердә күрергә хыялланды. Әмма хәзер мондый заказларым юк инде, вазгыять тә үзгәрде бит, – ди иҗатчы. – Мин милли темадагы картиналарыма ничек килдемме?! Кызым үсә барган саен милли тамырларыбызга игътибарымны арттыра башладым. Мин милләтем буенча да яртылаш татар бит, димәк, татар тарихын белү дә безнең өчен мөһим нигез. Балам да татар мәдәниятенә тартылды. Кызым татар мәдәниятен, сәнгатен, әдәбиятын, әкиятләрен яхшы белеп үсәргә тиеш, дип саный башладым. Аннары ул инде мәктәпкә керде һәм аның үз милләте үзенчәлекләре белән кызыксынуы тагын да арта төште. Мин дә татар әкиятләре темасына алындым. Мәсәлән, «Сандугач» татар халык әкиятенә багышлап, зур картина ясадым».
Шулай итеп, рәссам ханым тиз арада үз иҗатына милли ноталар өстәгән икән. 2016 елда ук ул башта «Яшь Сөембикә» портретын язган. Киндердәге образ шат күңелле, ихлас, аның тормышы гел күләгәсез булып, Кояш нурлары яктысында гына барыр төсле. Киндердәге чиксез киң һәм иркен дала, пар кош шуңа ишәрәли сыман. Соңрак инде ханбикәгә багышлап тагын бер күләмле портрет ясаган. Анысында инде ханбикә гомере ахырында, бердәнбер улы белән күрешә алмый, авыр тормышының тәмамланып килүен дә аңлый һәм аның алдында алга таба атлап китәр җир дә картина композициясенә кермәгән… Елена ханбикәне талчыккан, тәмам күңелсез халәттә итеп тасвирламыйча булдыра алмаган. Әйе, сәясәт каты таләпләр буенча бара шул һәм сугыш-орышларга калса, һәр сугышта да, акыл иясе әйтмешли, зур җиңүнең аталары бихисап, җиңелү генә – һәрчак ятим…
«Миннән ни өчен Сөембикәне генә ясадың, дип тә сорыйлар. Татарларда бит тарихи сәясәткә мөнәсәбәтле хатын-кызлар аңа кадәр дә да булган. Образны сайлап алу – һәр рәссамның үз күңел халәте, теләге белән бәйле… Бәлкем, алдагы елларда мин башка портретлар иҗат итәргә дә алынырмын һәм алар башка гаярь йөрәкле ханым образларын да ачыклар.
Гомумән, портретларны балачактан ук ясыйм. Мин һәр көн кеше йөзе үзенчәлекләрен өйрәнүдә. Һәм дә кешеләрнең бер-берсеннән шулкадәр аерылып торуына соклануда! Аллаһы Тәгалә безнең барыбызны да уникаль итеп бар иткән. Мин хәтта әтиемнең туган ягы – Омск өлкәсенең Тарский районы Речапово (Шыклар) авылына кунакка кайткач та, андагы кешеләрне дикъкать белән өйрәнә идем. Бервакыт әтинең дусты сурәтен дә ясадым әле.
Портретларны җиңел язам. Иҗат эшенә бары күтәренке рухта чакта гына тотынам. Мәшһүр Шиһабетдин Мәрҗани, Олуг Мөхәммәт хан образларына да мөрәҗәгать иттем, алар хакында мөһим мәгълүматлар да тупладым.
Минем иҗатка атлар сурәтләре дә хас. Атларны да җиңел сурәтлим. Алар шулай ук татар тарихы белән дә бәйле булулары белән күңелне били…
Елена Әнвәр кызының милли киемле үз автопортреты да бар. Аның портретларында бертуган апасы сурәтләре дә хәйран. «Ни дисәм дә, Татьянада татар хатын-кызларына хас чалымнар җитәрлек, аны шуның өчен генә дә теләп язам», – дип аңлата ул.
«Күргәзмәләр оештырылганда аларда катнашудан баш тарканым юк. Портретларымны 2016 елда башкаланың «Казан» милли-мәдәни үзәге галереясында ачылган «Питерның бар төсләре сиңа, яраткан Казаным» дип аталган күмәк күргәзмәгә куйган идем. Шул чакта Казанны беренче тапкыр күрдем һәм бик ошаттым. Мин бит сынлы сәнгатьтә егерме еллап кына дәвам иткән модерн стилен бик үз итәм. Казанга беренче тапкыр килүемдә үк шушы стильдә төзелгән биналарга сокланып йөрдем. Кызганыч, мондый архитектура үрнәкләрендәге йортларны инкыйлабтан соң башка төзеп тормаганнар да инде… Әмма мине Казанның берничә борынгы мәчетендәге шундый архитектур бизәлешләр, кайчандыр Казан хәрби округы командующие яшәгән сарай бинасы, Шамил йорты аеруча сокландырды. Билгеле, Мәскәү, Санкт-Петербургта да гаҗәеп архитектура үрнәкләре санап бетергесез. Әмма Казан аурасы – ул үзгә! Бу дәверләрне кичкән гүзәл калага ни өчен туристлар агылуын шуның белән дә аңлатып буладыр. Минем картиналарым Санкт-Петербургта һәм Казанда берничә мәртәбә күрсәтелде. Аннары Алабугада, ТР Дәүләт советы бинасында, Чуаш Республикасы Милли китапханәсендә дә күргәзмәләрем уңыш белән узды. Бөтендөнья татар конгрессының 2017 елгы VI корылтае делегатлары да хезмәтләремне ошатып карады. 2018 елда М.Җәлил исемендәге дәүләт опера һәм балет академия театрында «Сөембикә» операсы премьерасы көнне ачылган күмәк күргәзмәдә дә катнаштым.
Менә быел да графика белән бәйле яңа проектка алындым. Ул да модерн стиле белән бәйле. Проект рәсемнәрен кулдан гына ясаячакмын. Чөнки мин компьютер программаларын бик үз итмим. Дөрес, аларны куллану эш барышын тизләтә, ләкин киндерләрдәге хезмәтләр рәссамнарны да, тамашачыларны да үзенә күбрәк җәлеп итә. Сынлы сәнгать музейларында эленеп торучы әсәрләрне карап чыгарга туры килде. Бу һәр иҗатчыга кирәк гамәл, аннары мондый чаралардан соң күңел дә илһам белән тулылана, тәҗрибә дә арта. Рәссамны тышкы сөйкемлеге өчен түгел, ә эшләрендә чагылган осталыгы өчен хөрмәт итәләр, ә мондый хөрмәткә лаек булу өчен гомерлек профессияңне бик үз итеп, һәрдаим алга атларга гына кирәк. Шул ук вакытта күңелне сәяхәтләр, мәдәни чаралар да үсендерә. Әйтик, 2019 елда миңа «Үзбәкстанда Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре» кысаларындагы заманча сәнгать күмәк күргәзмәсендә дә катнашырга насыйп булган иде…
Ә иң мөһиме: 2015 елда Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе буенча вәкиллекнең даими вәкиле итеп Ренат Нәкыйф улы Вәлиуллин билгеләнгәч тә, биредәге татарлар өчен бар мөмкинлекләр булдырыла башлады. Вәкиллек бихисап чаралар үткәрә, болар – рәссамнар күргәзмәләре дә, концертлар, спектакльләр, хезмәт кешеләрен, Ленинград блокадасын кичкәннәрне, сугыш ветераннарын кайгырткан социаль-мәдәни акцияләр дә…
Вәкиллекнең биниһая тырышлыгы белән узган бар төр чараларда катнашып, без тагын да берләшәбез, дуслашабыз, үзебезне бәхетлерәк итеп хис итәбез. Минем Санкт-Петербургта, Казанда узган бар күргәзмәләрем дә вәкиллек ярдәме, Ренат Нәкыйф улы булышлыгы белән дә бара. Шуңа күрә дә мин вәкиллегебез җитәкчесенә бик тә рәхмәтлемен».
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
Чыганак: madanizhomga.ru