tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Омск өлкәсенә эш сәфәре белән килде
Васил Шәйхразыев Омск өлкәсенә эш сәфәре белән килде

Васил Шәйхразыев Омск өлкәсенә эш сәфәре белән килде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Омск өлкәсенә эш сәфәре белән килде.

Омск аэропортында аны Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы әгъзасы, «Иртыш» өлкә татар милли-мәдәни үзәге рәисе, “Ибирь” татар милли-мәдәни автономиясе Советы Рәисе Тамир Әлимбаев, “Мәдәният” Омск өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Радик Миңнеханов, “Ибирь” татар милли-мәдәни автономиясе» башкарма директоры Марат Катыров, “Иртыш” өлкә татар милли-мәдәни үзәге башкарма директоры Наил Марятов каршы алды.

26 августта биредә “Иске Себер” музей-тыюлыгы территориясендә «Татар утары» мәдәни үзәген ачу тантанасы була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*