tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Древо жизни» («Байтирәк») проектының йомгаклау чарасы узды
Казанда «Древо жизни» («Байтирәк») проектының йомгаклау чарасы узды

Казанда «Древо жизни» («Байтирәк») проектының йомгаклау чарасы узды

22 август көнне Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында Казан Мэриясенең «Древо жизни» («Байтирәк») мәгърифәти проектының дүртенче йомгаклау чарасы үтте. Биредә Татарстанның 7 төп җирле халык вәкилләре катнашты.

Бәйрәмгә килгән кунаклар бер урында берьюлы татар, рус, чуаш, башкорт, мари, удмурт, мордва халыкларының традицион мәдәнияте белән танышты. “Халыклар йолдызлыгы” исеме астында узган чара тамашачыларга үзенчәлекле квест-программа тәкъдим итте. Квестның уңышлы узган һәркем  самавыр чәеннән һәм тәм-томнардан авыз итә алды.

Кич дәвамында казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен мастер-класслар эшләде: Казаннан Нурислам Сираҗиев тамбурлы чигү һәм сәйләннәр белән чигелгән татар түбәтәе ясау буенча, Александр Степанов балчыктан уенчык ясау буенча, Юлия Әхмәтҗанова керәшеннәрнең «тамакса» (түшлек) ясау буенча, Лениногорск районыннан Александр Ванюков агачка уеп бизәк төшерү буенча, Марий Эл республикасыннан Людмила Ефремова һәм Ирина Чугунова мариларның «мари руннары» саклагыч чигүе буенча, Чирмешән районыннан Ирина Суворова, Татьяна Гришанина, Наталья Султанова гаилә учагы символы булган саклагыч курчак, үрелгән курчак ясау буенча, Ижау шәһәреннән Галина Матвеева удмурт күкрәк бизәге «монисто» ясау буенча, «Залесный» мәдәни үзәгеннән Райда Ильина башкорт орнаменты белән түштамга ясау буенча остаханәләр үткәрде. Бәйрәмдә шулай ук Татарстанның төп халыклары костюмнарының уникаль экспозициясе күрсәтелде.

Иң кечкенә катнашучылар «Әкият аланы»нда Идел буе халыклары әкиятләре белән танышты, ә уен аланында халык уеннарын уйнады.

Концерт мәйданчыгында Саба районы Шекше авылы мәдәният йортының «Зиләйлүк» үзешчән татар фольклор коллективы, Казан шәһәренең «Красная горка» коллективы, Чүпрәле районының «Хелхем» халык чуваш фольклор ансамбле, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең «Казансу» фольклор ансамбле, Кукмара районы Починок-Сутер авыл мәдәният йортының «Инвожо» удмурт халык фольклор ансамбле, Лениногорск шәһәренең «Эрзянка» халык фольклор ансамбле, Кукмара районы Починок-Кучук мәдәният йортының «Кна вел» мари халык фольклор ансамбле, «Залесный» мәдәни үзәгенең «Аҡ тирәк» башкорт фольклор ансамбле һәм күпмилләтле «Zakaria» фолк-төркеме чыгыш ясады.

Кичке чарада Татарстан Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова,  Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев, Казан шәhәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Татарстан халыклары Ассамблеясы җитәкчесе Константин Яковлев, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры вазыйфаларын башкаручы Наталья Мясникова, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, «Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе» рәисе Тимур Кадыйров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Әхмәтшина катнашты.

«Республикада 175тән артык милләт яши, һәм, әлбәттә, безгә Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятен, традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклап калу бик мөһим. «Древо жизни» – уникаль проект, монда милли әкиятләрне дә, орнаментларны да, милли ризыкларны да, остаханәләрне дә, кул эшләрен дә табарга була, биредә рәссамнәргә, мәдәният хезмәткәрләре, һөнәрчеләр, иҗат коллективларына танылу мөмкинлеге бар. Оештыручылар тарафыннан зур эш башкарыла, Казан Мэриясенә, Парклар һәм скверлар дирекциясенә, боларның барысын да оештыручы күзгә күренми торган командага рәхмәт. Казаннар гына катнашып калмыйча, Республика районнарының да чыгыш ясавын күрәбез, кайбер коллективлар, осталар шушы чарада катнашым дип Казанга беренче тапкыр килә, алар өчен бу әле мәдәни программа да, күп елларга җитәрлек тәэсирләр дә. Киләсе елга да бу проект дәвам итәр дип өметләнәбез», – диде Людмила Рыбакова.

Бәйрәмнең кульминациясендә фольклор коллективларның вәкилләре тантаналы рәвештә Татарстанның төп халыклары орнаментлары төшерелгән зур әләм күтәреп чыкты.

Искәртеп узыйк, Казан Мэриясе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән 2022 елдан бирле гамәлгә ашырылучы әлеге проектның төп максаты – Идел буе халыкларының туган телләрен һәм традицион мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру. Проектның фәнни җитәкчесе – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнзилә Җәүһәрова. Узган ел чаралары дүрт милләт – мари, удмурт, чуаш һәм мордва халыкларына багышланган иде. Быелгы беренче чара 5 нче июль көнне үтте, һәм ул башкорт мәдәниятенә багышланды. Татар һәм рус мәдәниятенә багышланган чаралар 19 нчы июль һәм 2 нче август көннәрендә узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*