tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә «Язгы моңнар» төбәкара фестиваль-бәйгесе узды
Ульяновск өлкәсендә «Язгы моңнар» төбәкара фестиваль-бәйгесе узды

Ульяновск өлкәсендә «Язгы моңнар» төбәкара фестиваль-бәйгесе узды

20 апрельдә Ульяновск өлкәсенең Чынлы районы Яңа Тимерчән авылында «Язгы моңнар» төбәкара фестиваль-бәйгесе узды. Фестивальдә 200дән артык катнашучы 7 номинациядә – җыр , бию, нәфис сүз, уен кораллары, сәхнәләштерелгән өзек буенча көч сынаштылар.

Һәр номинациядә жиңүчеләр диплом һәм кубоклар белән бүләкләнде. Фестивальдә кунаклар – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Разил Зиннәтуллин һәм Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи катнашты. Чүпрәледән “Таң” коллективы 1 нче урынны алды һәм шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының махсус бүләгенә ия булды. Гран прига Фәния Галеева лаек булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*