tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы «Татмедиа» белән берлектә онлайн-укулар башлады
Бөтендөнья татар конгрессы «Татмедиа» белән берлектә онлайн-укулар башлады

Бөтендөнья татар конгрессы «Татмедиа» белән берлектә онлайн-укулар башлады

19 апрель көнне  Бөтендөнья татар конгрессы «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте белән берлектә Россия регионнардагы татар гәҗитләре мөхәррирләре өчен онлайн-укулар башлап җибәрде. Әлеге укуларны оештыру тәкъдиме белән “Бөтенросия татар журналистлары форумы” вакытында региондагы журналистлар үзләре мөрәҗәгать иткән иделәр.

“Татмедиа” бинасында узган беренче онлайн-дәрес “Социаль челтәрләрдә акча эшләү” темасына багышланды. Мөхәррирләргә үзенең тәҗрибәсе белән “Шәһри Казан”, “Без-бергә” гәҗитләре баш мөхәррире Радик Сабиров һәм “Шәһри Казан” журналисты, интернет киңлекләрендә 100 меңнән артык язылучылары булган төркемнәр төзүче Дилбәр Гарифуллина бүлештеләр.

Онлайн-укуга җыелган мөхәррирләрне «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков һәм Бөтендөнья татар конгрессының Россия регионнарындагы татар массакүләм чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Булат Ибраһимов сәламләделәр.

Очрашуда Ульяновск, Түбән Новгород, Оренбург, Самара, Свердловск, Төмән, Омск өлкәләре, Удмуртия, Чувашия, Марий Эл республикалары,  Пермь крае, Санкт-Петербург шәһәрендәге журналистлар катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*