tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскида Г. Тукайга багышланган әдәби кичә уздырылды
Омскида Г. Тукайга багышланган әдәби кичә уздырылды

Омскида Г. Тукайга багышланган әдәби кичә уздырылды

Омски Ак калфак ханымнары тырышлыгы белән Г. Тукайга багышланган әдәби кичә уздырылды. Шагыйрь турында сөйләгәннән соң, “Кәҗә белән Сарык” әкиятенә инсценировка куелды. Артистлар уенын балалар да, олылар да зур кызыксыну белән карадылар.

Балалар шагыйрьнең төрле елларда язылган төрле шигырьләрен укып ишеттерделәр. Мохтарият директоры вазифасын үтәүче Марат Сафарович Катыров актив катнашып килүче балаларга рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

Шулай ук, аккалфаклылар килгән кунакларга тәмле иттереп чәй өстәле әзерләгәннәр иде, кичә бергәләшеп тәмләп чәй эчү белән дәвам итте.

“Ак калфак” оешмасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*