tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гаилә һәм Шәхесләр елына багышланган концерт узды
Гаилә һәм Шәхесләр елына багышланган концерт узды

Гаилә һәм Шәхесләр елына багышланган концерт узды

Туймазы шәһәренең “Родина” мәдәният сараенда “Җидегән йолдыз” халык татар җыр ансамбленең Гаилә һәм Шәхесләр елына багышланган концерты узды.

Тамашачы яратып өлгергән моңлы җырлар “Талисман”, “Арлекино”, “Аэлита” балалар бию коллективлары, “Таныш моңнар” халык уен коралларын ансамбле, Фәрит Җиһаншин һәм Зөлфир Шакиров тальянчылар дуэты, Уфа кунаклары – БР һәм РФ журналистлар берлеге әгъзасы Зәлия Ахунова, автор-башкаручы һәм шагыйрә Флёра Шәрипова чыгышлары белән үрелеп барды.

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов “Җидегән йолдыз” ансамбленә Бөтендөнья татар конгрессының котлау сәламен һәм ансамбль җитәкчеләре Илдар Госаметдинов белән Айгөл Корбановага оешманың Рәхмәт хатларын тапшырды. Күп еллар дәвамында нәтиҗәле эшләп килүче иҗат коллективларына шулай ук Башкортстан татарлары конгрессы, район мәдәният бүлеге һәм “Родина” мәдәният сараеның Рәхмәт хатлары, ансамбльгә даими рәвештә матди ярдәм күрсәтүче яшь эшмәкәр Җәмил Бәдретдиновка Башкортстан Республикасы Мәдәният министрының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Чыганак: vkt_v_rb

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*