tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскида Тукайга багышланган чара узды
Омскида Тукайга багышланган чара узды

Омскида Тукайга багышланган чара узды

21нче апрель көнне, алдан игълан ителгәнчә, Омски татар милли-мәдәни мохтарияте “Ибир” һәм “Ак калфак” хатын-кызлар клубы тарафыннан әзерләнгән чираттагы әдәби-музыкаль кичә булып узды. Кичә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һам аның иҗатына багышланган иде. Кичә барышында Тукайның бик кыска әмма шулук вакытта гаҗәеп кызганычлы тормыш юлы турында сөйләнде, тормышында булган кызыклы вакыйгалар искә алынды. Мәгълуматларны китаплардан, гәзит-журналлардан бөртекләп җыйган идек, бу турында тамашачыга Зәлифә ханым Рахмангулова сөйләде.

Кичәбезгә төрлелек кертер өчен, бу юлы шагыйрьнең “Кәҗә белән Сарык” әкиятен сәхнәләштерергә булдык. Балалар катнашы белән уйналган сценка бик кызык килеп чыкты, себертатар телендә һәм рус телендә сөйләшкән, татар әдәбиятын һәм телен үзләштермәгән һәм укымаган балалар өчен аңлаешлы булсын дип тырыштык,  балалар кызыксынып, көлешеп карап утыруларыннан чыгып, нәтиҗә ясарга мөмкин иде – артистлар җиренә җиткереп уйный алдылар үз рольләрен!

Аннан соң инде кечкенә генә концерт башланып китте, олысы-кечесе шагыйрьнең шигырьләрен яттан да, китаптан да укып ишеттерергә ашкынып кына тордылар. Тукаебызның күп кенә шигырьләре көйгә салынган – кичә барышында “Тәфтиләү”, “Туган тел”, “Туган авыл” җырлары башкарылды. Төрле уен коралларында уйнап белүче кызыбыз Элина Чумарова алдагы елларда “Туган тел” көен скрипкада уйнап ишеттерә иде, бу юлы ул шул көйне флейтада уйнап, тамашачы күңелен яулады…

Кичәбезне мохтарият җитәкчесе вазыйфасын үтәүче Марат Сафарович Катыров йомгаклау сүзең әйтер алдыннан, ел буена безнең чараларда актив катнашып килгән укучы балаларны рәхмәт хатлары һәм һәрберсенә аерым бүләк биреп котлады, киләчәктә дә үз татарлыкларын белеп, аның тарихы, гореф-гадәтләре, теле белән бәйләнешне югалтмаска өндәп, балаларга үзенең үгет-нәсихәтләрен бирде. Шулай ук, Марат Сафарович тырышлыгы белән чәй өстәле әзерләнде, һәрвакыттагыча, чәйгә әзерләнгән ашамлыклар үз татарыбызның яраткан ризыкларыннан иде. Форсаттан файдаланып, аш-су остабыз Садия ханым Мөхәммәтшинага, Марат Сафаровичка зур рәхмәтләребезне белдерәбез!

Нинди генә чаралар уздырылмасын, аның никадәр уңышлы булуы алып баручыдан да тора! Безнең алып баручыбыз – Фәния ханым Карабаева! Якты, көләч йөзле, сүзгә бай, тамашачы белән һәр вакытта элемтәдә була белүе белән, алып баручы буларак, безнең дә, тамашачының да күңелләрен яулый алды ул. Барыбыз исеменнән Фәния ханыма рәхмәтләребезне юллап калабыз.

Чараны әзерләүче, сәхнәләштерүче, язманы язып җибәрүче – “Ак калфак” клубы җитәкчесе Фагыйлә Чумарова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*